Татарстан хуҗалыкларындагы тракторларга акыл керә башлаган. Хикмәт шунда: 2010 елдан аларга GPS белән ГЛОНАСС навигацияләү системаларын урнаштыралар. Икесенең дә максаты бер - объектның урынын һәм вакытын төгәл ачыклау, әмма беренчесе - Америкада, икенчесе үзебездә чыгарыла.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженерлык техникасы белән тәэмин итү бүлеге мөдире Ришат Булатов «ШК»га сөйләвенчә, компьютердан GPS белән ГЛОНАСС куелган техниканың бөтен нәрсәсен күреп була: нинди тизлек барганын, күпме ара үткәнен, кайда икәнлеген... Тик кенә торганы беленсә, бер‑бер хәл булмадымы, дип, тракторчы белән элемтәгә керәләр.
- Параллель йөрү системасы куелган тракторлар туп‑туры итеп сөрә, культивация алып бара. Кәефкә карап, тракторчы начар сөрергә, орлыкларны өсте-өстенә чәчеп китәргә мөмкин, ә бу система мондый чатаклыкларны булдырмый кала. Күзең күрмәсә дә, «акыллы» техника белән караңгыда да эшләргә була, ул «автопилот» кебек йөри. Әмма тракторчы да игътибарлы булырга тиеш, чокыр-чакыр, тимер‑томыр килеп чыкса, ул техниканы борып җибәрә, - дип сөйләде Ришат Нурфаязович.
GPS белән ГЛОНАСС акчаны экономияләргә дә ярдәм итә. Бүлек мөдире әйтүенчә, Түбән Кама районындагы «Бәхетле-Агро» агрофирмасы үзенең техникасына бер миллион сумга навигацияләү системасын куйдырткан. Шуның ярдәмендә, бер ел эчендә өч миллион сумны янда калдырганнар.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы хуҗалыкларны нидер алырга мәҗбүр итә алмый, һәркем юрганына карап тәпиен суза.
Әлки районында GPS белән ГЛОНАСС җиһазларын 90 йөк машинасының - 50сендә, 318 тракторның 123ендә очратырга мөмкин. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек идарәсенең механизацияләү буенча консультанты Рафыйк Галләмов сөйләвенчә, Әлкидә төп ике инвестор бар: «Красный Восток» белән ООО «Хузангай». Икесе дә тракторларын «акыллы» итүгә акчаларын кызганмаган.
- GPS кулланылганчы, бер хуҗалык елына 20 тонна солярка тота иде. Система куелгач, елына 17 тонна китә башлады. Менә, өч тоннага экономия, дигән сүз. Бу шулкадәр яхшы система. Мәсәлән, К‑700 йөртүчесе бакка 200 литр ягулык сала да кырга чыгып китә. Берәр кайда туктаса, шунда ук күреп була. Система бакта күпме дизель ягулыгы булганын да күрсәтә, шуңа күрә бер тамчы агызып булмый. Әгәр солярка-бензинның югалганын ачыкласалар, хезмәт хакыннан тотып калалар. Эшчеләр, алып булмый, дип зарланалар инде, һәркемнең бармагы үзенә таба кәкрәя бит, - диде Рафыйк Галләмов.
Минзәлә районындагы 101 йөк машинасы белән 324 трактор болай да «акыллы», күрәмсең, чөнки берсендә дә навигацияләү системасы юк. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек идарәсенең механизацияләү буенча консультанты Илгиз Ханов сүзләренчә, ул бу вазифага күптән түгел генә күчкән. Ә моңарчы юл системасында эшләгән, анда GPS белән ГЛОНАСС күбрәк кулланыла, ди.
- Җиһазларны кую-куймау хуҗалыклардан тора. Зурракларында юк инде алар, кечерәкләрдән, бәлкем, бардыр. Кем белә инде аларны, - диде ул.
Мөслим районында да GPS белән ГЛОНАССка мөкиббән түгелләр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек идарәсенең механизацияләү буенча консультанты Гүзәл Мортазинга Әлкинең күрсәткечләрен әйткәч, «Алар бит башкалага якынрак», - диде. Булса соң...
- Бездә тикшерүчеләр болай да күп. Яңа система райондагы зур хуҗалыкларның барысында да бар. «Туган як» агрофирмасында да куйдылар, аның җитәкчесе Чаллыда утыра, шуннан да контрольдә тота ала, - дип сөйләде Гүзәл Мортазин.
Белгеч сүзләренчә, җиһазларны куйдыру мәсьәләсе, беренче чиратта, акчага барып төртелә. Җиһазда никадәр күбрәк функция булса, ул шулкадәр кыйммәтрәк тора.
- Параллель йөрү системасының бәясе - 80‑90 мең сум. Аның белән йөргәндә, рәтләр арасында чөйләр калмый. Яз көне басуда кипмәгән урыннар була, трактор аларны калдырып үтә. Ә соңрак, ул җирләр кипкәч, экраннан карап, трактор белән шул урыннарны барып эшкәртәләр. Хуҗалыклар арасында GPS белән ГЛОНАССның уңай яклары, аларны куйдыру кирәклеге турында агитацияне даими алып барабыз, - диде Гүзәл Мортазин.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар