16+

Белгеч кирәк булса, чакыр! (уены-чыны бергә)

Тәзбирә, сотовыйда акчам бетте, шуңа хат язарга булдым. Акча әле буламы-юкмы, анысы билгесез, хат кайчан да булса барып җитә ул. Тәзбирә, синең белән аерылышканнан соң тормыш җайланды кебек. «Судлашып, кеше көлдереп тормыйк, барыбер бөтен әйбер минеке», - дип миңа ватык дрельдән башка берни калдырмадың. Шуңа мин хәзер «Бер сәгатькә ир...

Белгеч кирәк булса, чакыр! (уены-чыны бергә)

Тәзбирә, сотовыйда акчам бетте, шуңа хат язарга булдым. Акча әле буламы-юкмы, анысы билгесез, хат кайчан да булса барып җитә ул. Тәзбирә, синең белән аерылышканнан соң тормыш җайланды кебек. «Судлашып, кеше көлдереп тормыйк, барыбер бөтен әйбер минеке», - дип миңа ватык дрельдән башка берни калдырмадың. Шуңа мин хәзер «Бер сәгатькә ир...

Тәзбирә, сотовыйда акчам бетте, шуңа хат язарга булдым. Акча әле буламы-юкмы, анысы билгесез, хат кайчан да булса барып җитә ул.
Тәзбирә, синең белән аерылышканнан соң тормыш җайланды кебек. «Судлашып, кеше көлдереп тормыйк, барыбер бөтен әйбер минеке», - дип миңа ватык дрельдән башка берни калдырмадың. Шуңа мин хәзер «Бер сәгатькә ир кирәкме» дигән игълан буенча эшлим. Эшкә кайчан барасым килә, шунда барам. Берәү дә кумый, зарланырлык түгел. Бер сәгатькә генә ир кирәк булган хатыннар бездә буа буарлык икән. Кайсының ире булдыксыз, кайсы бөтенләй чүкеч тота алмый, бу очракта мин алыштыргысыз белгеч. Шунысы рәхәт: янымда «монысын болай ит, тегесен тегеләй кадакла» дип өйрәтеп торучы юк. Үзем теләгәнчә стенага тишек тишәм дә хуҗабикә тоттырган әйберне элеп куям. «Кирәк урынга тишмәгәнсең, менә монда кирәк иде», - дип колак итен кимерүче булмагач, җан рәхәте икән ул. Һәр тишекнең үз бәясе бар, шуңа берәүнең дә икеләтә түлисе килми. Хәтерлисеңме, бер гардин элү өчен миннән кырыкмаса-кырык тишек тиштерә идең. Хәзер чутлап карыйм, бу эш өчен миңа дөнья акча тиеш булып чыгасың.
Дөрес, ул хатын-кыз арасында төрлесе була. Эшен эшләгәннән соң, кайберсе өстәлгә тавык боты белән бер ярты куеп юмаларга азаплана. Әмма мин нык торам, җыен юк-бар, гайбәт сөйләргә урын калдырмыйм. И-и-и, Тәзбирә, синең токмачлы ашың белән кабак бөккәнен онытып буламыни.
Әле шуны уйлап куйдым, аерылышканда бер­үзеңә өч бүлмә калдырдың. Ә бу күпме тишек тишәргә кирәк дигән сүз. Моны һәркем булдыра алмый, шуңа минем өчен бу эшне кем башкара икән дип, көн саен уйлап куям. Тәзбирә, кирәгем чыкса, оялып торма, аерым яшәсәк тә, без чит кешеләр түгел. Син әйт кенә, инструментым һәрчак үзем белән, күз ачып йомганчы килеп җитәрмен. Килеп җитү генәме, тәҗрибәм зур, мин хәзер оста белгеч, теләгән йомышыңны ничек кирәк шулай үтәрмен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading