16+

«Без җыештырабыз, күршеләр пычрата»

Татарстанда 15 апрельдән башланган санитар чистарту икеайлыгының уртасына җиттек. Казанда, мэр Илсур Метшин күрсәтмә биргәнчә, җыештыру эшләре 5 июльгә кадәр барачак.

«Без җыештырабыз, күршеләр пычрата»

Татарстанда 15 апрельдән башланган санитар чистарту икеайлыгының уртасына җиттек. Казанда, мэр Илсур Метшин күрсәтмә биргәнчә, җыештыру эшләре 5 июльгә кадәр барачак.

Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан оештырылган рейд Совет районындагы бакчачылык ширкәтләренә үткәрелде. Гаҗәеп манзара: киң елга, кошлар сайрап торган урман, күлләр... һәм тоташ чүп-чар.
«Ширкәтләр эчке биләмәне һәм 50 метр арада тышкы якны тәртиптә тотарга бурычлылар. Кызганыч, бу кагыйдә үтәлми. «Вишенька» бакчачылык ширкәте аеруча чүпкә баткан. Кагыйдә бозучылар административ җавапка тартылачак», - диде Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк территориаль идарәсенең бүлек җитәкчесе Рифкать Хуҗиев.
«Без җыештырабыз. Күрше ширкәтләрдән юл уңаенда чүп ташлап китәләр. Бункер сатып алырга телибез, бирмиләр», - дип акланырга тырышты «Вишенька» ширкәте рәисе Николай Матвейвский.
Казанда бакчачылык сезоны рәсми рәвештә 1 июньнән ачыла. Әмма халык бакчаларына апрельдән үк килә, җыелган чүпне чыгару әле оештырып өлгерелмәгәнлектән, чүп-чар урманга, яр буйларына ташлап калдырыла. «Шәһәр Думасы бакчачылык ширкәтләреннән чүп ташуны апрель аеннан ук башлау мәсьәләсен хәл итсен иде», - дигән үтенеч җиткерде бакчачылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading