16+

Безме яман?!

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чита шәһәре урамнарында «Чакырылмаган кунак татардан да яманрак» мәкале язылган баннерлар пәйда булуын җавапсызлык дип бәяләде.

Безме яман?!

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чита шәһәре урамнарында «Чакырылмаган кунак татардан да яманрак» мәкале язылган баннерлар пәйда булуын җавапсызлык дип бәяләде.

«Бу акция инициаторлары нинди генә реклама һәм сәяси максат куюга карамастан, халыкларның шәхси абруен кимсетүче әйтемнәр куллануны җавапсыз адым дип саныйм. Баннер өчен илнең төрле территорияләрендә чәчелеп яшәүче милләтләрне олылаучы һәм берләштерүче сүзләр дә табарга була иде», - диде Татарстан парламенты спикеры.
Исегезгә төшерәбез, 11 майда Забайкалье өлкәсе полициясенә Чита шәһәренең Володарский урамында экстремистик эчтәлекле реклама баннерлары урнаштырылуы турында шикаять килеп ирешә. Бу факт буенча Чита полициясе тикшерү үткәрә һәм бу баннерларны бернинди дә экстремистик эчтәлеккә ия дип тапмый.
...Соң булса да, Читадагы әлеге шау-шу куптарган баннерны алып аттылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading