16+

«Бибарс Сарай» кунак көтә

18 майда сәгать 12.00дә «Бибарс Сарай»ның ачык ишекләр көне үткәрелә. Кунакларны 40тан артык актер һәм аниматорлар катнашындагы яңартылган театр программасы белән сөендерәчәкләр. Аларны татар халкы тарихында эз калдырган шәхесләр - Сөембикә-ханбикә, бөек шагыйрьләребез Мөхәммәдьяр һәм Кол Гали, Хуҗа Насретдин һ.б. каршы ала.

Килгән кунакларның бистә тормышында катнашу мөмкинлеге дә булачак: балчыктан савыт ясау, истәлеккә акча сугу, музыка коралларында уйнау, татар милләтенең зур бәйрәме булган Сабантуйда үз көчеңне сынап карау һ.б. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: «Бибарс Сарай»да алкоголь эчү һәм тәмәке тарту тыела. Монда зурлар да, кечкенәләр дә ялларын файдалы итеп үткәрә алачак. Балалар өчен махсус программа да булдырылган: татар киеменнән киенгән аниматорлар аларның да күңелен күрәчәк.
Театр программасы бары татар телендә алып барыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading