16+

Биючеләр бии-бии остара

Март башында «Россия-1» телеканалында «Большие танцы» дигән яңа проект старт алды. Белгәнегезчә, анда Россиянең сигез шәһәреннән йөзәр кешелек сигез команда үзара көч сынаша. 16 мартта чирек финалның беренче ярышы да булды. Нәтиҗәдә казанлылар, 78/69 исәбе белән, Самара командасыннан өстен чыкты. Мәскәү белән Волгоград командалары чыгыш ясаганнан соң, 72/67 исәбе белән...

Казан командасына кил­гәндә, әлегә алар 13 ап­рельдә булачак чыгышларына әзер­ләнә. Анда аларның көндәш­ләре мәс­кәү­леләр һәм тамашачыларның иң күп тавышын җыйган команда булачак. Анысының кайсы ко­манда булуы әлегә билгесез, биючеләрдә кабат Самара ко­мандасы белән очрашмагаек дигән уй да бар. Хореограф Алина Барилова сүзләренә караганда, ко­манда тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын яңа идеяләр белән шаккатырырга җыена. Беренче бию Майкл Джексон җырына нигез­ләнсә, икенчесе Кристина Агилера җырына куелачак икән. Соңгысы мюзиклны хәтер­ләтәчәк ди.
Апрель ахырында Мәс­кәүнең Горький исемендәге паркында шоуның финалы узачак. Анда финалга чыккан дүрт команданы тамашачылар билгеләячәк. Җи­ңүче бары смс-тавыш би­рү аша гына билге­ләнәчәк. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, җиңүчеләр арасында үзебезнең казанлыларны да күрергә теләсәгез, алар өчен смс җибәрергә онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading