16+

Быелгы җәй... Кайсы ягы белән истә калды?

Бүгенге көн – иртәгәге көннең хәтеренә күченә, кичәге көн исә бүгенгесе өчен тарих. Вакыт тәгәрмәче шулай корылган.

Быелгы җәй... Кайсы ягы белән истә калды?

Бүгенге көн – иртәгәге көннең хәтеренә күченә, кичәге көн исә бүгенгесе өчен тарих. Вакыт тәгәрмәче шулай корылган.

Күрәсез, табигать инде көзгә алышып бара. Кабаттан эсселәр үз куәтен алырга тырышса да, кояш үзгәрәк, җәй яменә сарылык ягыла бара. Быелгы җәй ниләр белән истә калды? Укучыларыбыз фикерен тыңладык.

Әлбинә Нуретдинова, Чистай, Дүрт-Өйле:

– Холыксыз булды быелгы җәй. Никтер бер безнең авылга гына каныкты. Кыяр ашый гына башлаган идек – боз явып китте. Август аеның башы бу. Помидорларның яфракларын гына түгел, эреләнеп килгән помидор уңышын да тишкәләп бетерде. Бакча уңышын юкка чыгарды, шуңа гына әзрәк ачулы мин аңа. Кабаклар әнә өлгереп җитә алмыйча бакчада тәгәрәшеп яткан җирдән чериләр – боз имгәткәнлектән. Ярый әле суганны булса да алып өлгергән идек.

Фәнис Нигъмәтуллин, Кайбыч, Борындык:

– Быелгысы кебек яңгырлы җәйне күптән күргән юк иде. Иште генә! Алдагы елларда җир дымга сусаган иде анысы. Башта яңгыр яуса – сөендек, артыкка киткәч – эчкә курку керде. Ни дисәң дә, авыл кешесенә  икенче икмәк тансык – бәрәңге уңмаса бик кыен бит, төп ашау ризыгы да шул. Артык юеш бәрәңге үсми, чери генә. Бу җәйне безгә бик тә кадерле беренче оныкны көтәбез! Улым Сирин махсус бәйрәм оештырды, җенесен белдек – кыз бала туачак икән. Хатыным Лилия белән кибеткә кергәч, хәзер гел кызлар киеме карыйбыз. Тумаган тайның билен сындырмыйлар анысы, шулай да күңел күпкә өметләнә. Елга янында гына яшибез, оныгымны җитәкләп балыкка төшәрмен, дим. Бакчадагы алмагачларга карыйм да, иң тәмле алмасын оныгыма өзеп бирергә язсын, иң мөһиме, исән-сау булыйк дип телим. Авыл кешесе кыр, бакча уңышы дип тә җан җан ата. Печәннәрнең беренче пакусы каерып алып чабарлык түгел, икенче пакусы да әйбәт чыкты. Көннәр генә яхшы торсын, өченче пакус та әйбәт булачак.

Гөлнара Әхмәтханова,  Арча шәһәре:

– Быелгы җәйгә рәхәт ялы өчен рәхмәтле безнең гаилә. Илдәге вазгыять аркасында соңгы ике елны чит илләргә барырга йөрәк җитмәгән иде, быел менә тәвәкәлләп, тугызынчы тапкыр Төркиядә ял иттек. Июль ае җылысы белән сөендерсә дә, август көзне дә уздырды – салкыны үзәккә үтәргә җитеште, яшермим. Быел кызым гаиләсе белән җәе буе безнең янда кунак булды. Оныклар сөю бик рәхәт бит ул! Кияү дә эшкә бездән генә йөрде. Өй тулы кеше чакта гөрләшеп яшисең, ашау дә әйбәт үтә, эше дә күмәк эшләнә. Дөрес, кечкенә оныгым әле бишектә генә, әнисенә эшләргә әллә ни ирек бирмәде, шулай да күңелле. Юкка гына элеккегеләр 3-4 буын бер түбә астында яшәмәгәннәр инде: оныкларга дәү әни, дәү әти тәрбиясе эләгә. Балаң баласы балдан татлы – онык сөеп яшәү гомереңнең мәгънәсе.

Рамилә Шаһивәлиева, Чистай, Татар Гаделшасы:

– Лаеклы ялга чыктым, алга таба эшләрменме, юкмы, анык кына белмим дә, әлегә хезмәттә. Җәйләр һич көтелмәгән бүләк әзерләде миңа. 30 ел эшләп хезмәтемне санлаган кеше юк иде, узган кыш “Шәһри Казан. Язмыш” газетасы журналистлары белән өйдән өйгә кереп, укучыларны газетага яздырып йөргәндә: “Бәйрәмгә чакырабыз” дигән иделәр, рәхмәт, сүзләрендә тордылар – өндәү җибәрделәр. Казанга кадәр үк барырмын дип тә уйламадым. Язган ризык булгач барылды. Хәтта лотерея уенында катнашып, Салават концертына билет та оттым әле. Үз гомеремә откан беренче һәм бердәнбер зур бүләк ул.  Кадер-хөрмәт – яшәргә көч бирә, шуңа инандым. Бәйрәмгә килмәсәм, билет отмас идем, билет отмасам, ирем белән икәүләп иркенләп Казанга ук җыенып чыгып китмәс идек. Балалар Казан күрсәтеп йөрделәр, Кол Шәриф мәчетенә, Кремль тирәсенә сокланып, хәтта зоопаркка да кереп чыктык әле. Ничәмә елларга бер тапкыр эләккән бик тә рәхәт ялы өчен рәхмәт җәйгә.

Гөлнара Вәлиева Арча, Сөрде:

–  Быелгы җәй бик матур килде, һәр нәрсәсе үз урынында иде. Җылысы да, кояшы да, мул җиләкләре белән дә кинәндерде, дөрес яңгырлары гына соңарды соңаруын, хәерле булсын. Аның каравы Иске Кенәр авылында читкә киткән авылдашлар белән күрештерде ул. Телефоннарда авыл группасы булдырган идек, хәбәрләшеп яшәсәк тә кул биреп күрешүләргә җитәме соң?  Иске Кенәр авылы халкы бик бердәм, Сөрде авылында гомер итсәм дә,  тумышым белән Иске Кенәрнеке мин. Олы яшьтәге, урта буынны 10 август көнне бер мәйданга җыеп, авыл көне дип түгел, ә менә авылдашлар көне итеп үткәрдек. Ул сагынышканнар! Аларның елый-елый күрешүләре күз алдымда. Менә шушы мизгелләре белән истә калды бит җәй.

Ләйсән Маликова, Казан:

– Быелгы җәйне бик көтеп алдык. Алдан ук 3 айга җитәрлек планнар корып куйган идек. Башта ирем – җырчы Рөстәм Маликовның юбилеен үткәрдек. Ике якның туганнарын җыеп, барысы 35ләп кунакның күңелен күреп, ике көн бәйрәм иткәч, җиңел сулап куйдык та Төркиягә чыгып киттек. 5 ел элек мин барган идем, Рөстәмнең, үз гомерендә 30лап чит илне гизсә дә, Төркиягә беренче генә баруы. Аланиядә 8 көн ял иттек. 130 мең сумга төшкән ялыбыздан бик канәгать кайттык. Өйдә тик кенә утыра белмибез без, әти-әни янына кайтып, туганнарга Төркия күчтәнәчләре тараттык та, Казан янындагы шифаханәгә киттек – 24 көнлек бер путевканы икегә бүлдек. Рөстәм 10 ел шифаханәгә бармаган, аңа тиеш бит! Җитәкләп йөреп дигәндәй, ишекләрен шакып кердек. “Нишләп күренмисез, югалдыгыз” – диләр Рөстәмгә. Ә бит ул башка даирә кешесе. “Шәп кунакханәләрдә яшәдем, океаннарга кердем, ләкин монда күпкә кызыграк, күңелгә рәхәтрәк, җанга җылырак”, – диде үзе дә шифаханәдә ял иткәндә. Шифаханәдән тагын туры авылга кайтып киттек. Минем әтинең иңбашы сызлый. Безне күрүгә тоз күленә барып кайтасы иде дип сөйләнә башлады. Артур улым дәү әтисе сүзен күтәреп кенә алды, теләгенә без дә кушылдык. Икенче көнне җыендык та бергәләшеп юлга чыгып киттек. Әти сызлануларына  шунда барып кына файда күрә. Рөстәмнең монда да үз гомерендә беренче баруы иде. Бер спортчы белән танышканнар.  Израильгә Үле диңгез ярында айлар буе ятып та мондый ук дәрәҗәдә шифасы булмый, монда искиткеч, дигән. Рөстәмгә бик ошады. Быел җәйне сәяхәттә үткәрдек, үз фатирыбызда бер атна яшәдекме икән... 

Тәнзилә Идиятуллина, Кукмара, Вахит:

– Җәй башлану белән Египетка чыгып киттек. Тегендә 41 градус эсселек иде, үч иткәндәй без китүгә монда да эсселәр башланган. Быелгы яз салкынрак килде, утырткан әйберләр үсмәде, аннары кырау сукты – күңел төште. Теплицадагы үсентеләр дә зыян күрде. Аллаһының рәхмәте диген, кыраулары белән җанга тисә дә, җәй уңышлары белән сөендерде, шул кырау суккан төпләр рәтләнеп, чиләк-чиләк помидор җыйдык! Ялдан кайткач ни күрик, бар җирне үлән баскан, яңгырлар тотынды, бакчага кереп тә басарлык түгел иде, аннары кабат салкыннар китте.  Ике киявебезнең дә төзелешкә керешкән, өй түбәсен ачкан чаклары, борчылдык та, каударландык та, дигәндәй... Быелгыдай гөмбәле җәйләр сирәк килә, чалгы белән чабарлык иде гөмбә! Ял итеп, төзелештә кайнашып, ята-егыла гөмбә җыеп, җәй үткәнен сизми дә калдым. 

Галина Кудряшова, Чүпрәле, Чуваш Бизднәсе:

– Мәктәп директоры булып эшләгәч, шәхси тормышымнан бигрәк, хезмәт урынымда яулаган уңышлар, мәктәптә башкарылган эшләр өчен күбрәк куанам мин. Быел мәктәп белән балалар бакчасының ашханәсен ныгытып төзекләндердек. Инде күңелем тыныч. Бу җәйдә Чебоксар шәһәрендә үткәрелгән “Мин – хатын-кыз” исемле төбәкара конкурста катнашып,  “Тумышым белән Чувашиядән” номинациясендә 1 урынга лаек булдым.  Анапада ял иттем, оныгыма бер яшь тулды – бу җәйгә бик рәхмәтлемен. Бәлки көзләр дә күңелсезләнергә ирек бирмәс, бакчамда 112 килограммлы итеп үстерә торган кабакларымны язын кырау сугып, җәйге корылык каһәрләсә дә, узган елгы рекордны бәлки быел да куып тотарлар әле.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading