1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән.
Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.
Вертолет тавышы теләсә нинди көйдән дә моңлырак, аһәңлерәк тоела Миннислам абзыйга.
Хыял канатларында
Сугыш чоры балаларының балачаклары бик кыска була шул. Җан асрар, ачлы-туклы яшәп тә, Җиңү таңын каршыларга исән-сау калыр өчен, аларга көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Хәер, бер аңа гына түгел инде. Ләкин авылның башка егетләреннән аермалы буларак, Миннисламның күңелен күк үзенә тарта башлый. Ул туган як басуларында киң салулап арыш чапкан чакта (ул чорның район газетасында аның берүзе чапкан арышының күплегенә ( 2 гектарга якын!) шаккатып язылган мәкалә дә басыла) күктә эзе калган очкычка карый да: “Эх, шушы самолетларны ясарга иде!” – дип хыяллана.
Ләкин әйтергә генә ансат: туган авылы Буденный районы (хәзерге Буа) Вольный станда башлангыч мәктәп кенә. Ул анысын да, күрше Янтугандагы 7 еллыгын да “5ле” билгеләренә генә, Мактау грамотасы белән тәмамлый. Тагын да зуррак укыйсы килә дә бит, урта мәктәп Чуашстанның Батыр авылында гына, ә бу урман аша 30 чакрым җир. Әтисе дә инде кул арасына кереп, хуҗалык эшен җиңеләйтә башлаган улын чыгарып җибәрергә бик риза түгел. Аннары ул чакта бит әле хәзерге шикелле машиналар йөреп тормый. Ул араны җәяү тәпиләргә кирәк.
Ләкин укыйсы, белемле буласы килү теләге көчле булгандыр инде, ул бернинди авырлыкларга да карамый. Һәр атна саен авылына кайтып, әнисе пешергән түгәрәк ипинең яртысын биштәренә сала да (яртысы – өйдәгеләргә!) аягына чабатасын, өстенә бишмәтен кия дә, хыялына таба ашкына.
Инә белән казылган кое
Татар авылында туып-үскән егеткә рус телендә белем алу җиңел булмый, билгеле. Укырга керүен кызыклы вакыйга итеп искә алды Миннислам абый. Сигезенче сыйныфны бөтенләй укымаган үсмер тугызынчы сыйныфка алуларын сорап, Батыр урта мәктәбенә бара. Директор бер аның үзенә, икенче бишлеләрдән генә торган белем турындагы кәгазенә карый да, сынау срогы белән бер айга укырга алырга була. Билгеле инде, бу мәктәпнең хыялына тагын бер адым икәнен аңлаган Миннислам әлеге форсатны кулыннан ычкындырмый. Ул көне-төне рус телен өйрәнә, чөнки монда барлык фәннәр дә шул телдә була. Рус, чуаш дуслары ярдәмгә килә, ә ул аларга физика, математика закконнарын өйрәнергә булыша. Ә унынчыда Миннисламны сыйныфның старостасы итеп сайлыйлар һәм ул рус телендә докладлар ясый башлый инде.
Хыялдан – чынбарлыкка
Батыр урта мәктәбен дә Мактау грамотасы беән тәмамлаган егет укытучыларының фатихасы белән Казан дәүләт авиация институтына укырга барып керә. Чабаталы авыл малае институтны адрес буенча үзе эзләп таба.
Хыялының зур, белеменең тирән булуын Казан профессорлары да күреп алганнар, күрәсең. Төннәр буе вагон бушатып (ул чорда студентлар эшләп укый), иртән бик катлаулы фәннәрдән имтихан бирергә туры килсә дә, сер бирми. Хыялына тизрәк җитәсе килә. Ә инде институтны тәмамлап, кулга диплом алгач, 1956 елда яшь инженерны сугыш чорында Ленинградтан Казанга эвакуацияләнгән вертолетлар төзү заводына эшкә җибәрәләр. Һәм 55 ел эшләп, лаеклы ялга чыкканчы, ул үз заводына тугры булып кала. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны – Казан вертолетлар заводы.
Егетнең тырышлыгын заводта да тиз күреп алалар, ышаныч күрсәтеп, өскә күтәрәләр. 1963 ел – Конструкторлар бюросы башлыгы. 1975 ел – Берләшмәнең баш конструктор урынбасары. 1983 ел – берләшмәнең баш конструкторы. Еллар үтә кайчандыр өйрәнчек инженер булып кына эшли башлаган Миннислам Вәлиев шулай заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә кадәр җитә. Хезмәтенә күрә – хөрмәте. Аның озын хезмәт юлы 11 медаль, СССРның Авиация һәм оборона министрлыгының күп кенә күкрәк билгеләре, күп санлы грамоталар белән бәяләнгән. Ул СССРның уйлап табучысы, республиканың атказанган машина төзүчесе, үзе эшләгән заводның Мактаулы ветераны. Шулай булмыйни СССР таркалгач, завод язмышын хәл иткән кеше бит ул. Аның тырышлыгы белән тудырылган Ми-8МТВ дөнья базарына чыгып, меңләгән эш урыннарын саклап калган. Бүген алар Һиндстан, Кытай, Мисыр, хәтта АКШ күкләрен дә иңли.
Инженер бүләге
Әле хәзер дә берәр четерекле мәсьәлә килеп чыкса, киңәшкә аңа киләләр. Андый хәлләр озын хезмәт юлында эшләгән чакта да аз булмый, билгеле. Бервакыт яңа төр вертолетны дәүләт комиссиясенә тапшырырга кирәк була. Үч иткәндәй, аның канатларындагы шассилары һич кенә дә сызым белән туры килми. Мәскәү көтә, инженерлар баш вата Дәүләт заказы үтәлмәсә, ни буласы көн кебек ачык. Һәм шул чакта баш конструктор Миннислам Вәлиев башына акыллы фикер килә ул рациональ тәкъдим белән чыга, дәүләт заказы өзелми кала, бик күпләр иркен сулап куя. Аннары бу рациональ фикер нәтиҗәсендә заводка әллә ничә мең сумлык экономия ясалганлыгы билгеле була. Бер балалар бакчасы төзеп булырлык, дип завод газетасында “Инженер бүләге”дигән язма да чыга. Өйләре янында төзелгән яңа балалар бакчасын бу хәлләрдән хәбәрдар булган таныш-белешләре шуннан соң: “Синең бакча ул”, – дип йөртәләр
Ул елларда завод елына 400гә якын вертолет чыгара. Еш кына эш урынында кунып калырга да туры килә. Көне төне яраткан эше дип чабып, гаилә корырга тәмам соңга кала яза егет. Ләкин язмыш аңа мәрхәмәтле була: Вәлиевлар фамилиясен дәвам итәргә бер малай бүләк итә. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, улы да әтисе эзеннән китә. Кечкенәдән яшь конструкторлар түгәрәгенә йөри – аның да күңелен күк ымсындыра. Мәктәпне тәмамлап әтисе юлыннан китеп Казан авиация институтын тәмамлый. Берничә тапкыр Россия инженеры дигән мактаулы исемгә дә ия була.
Киләчәккә карап
Миннислам абзый сигезенче каттагы фатирының балконыннан карап торырга ярата. Шулчак аны уйларыннан бүлеп, күктә вертлолет пәйда була. Аның тавышы теләсә нинди көйдән дә моңлырак, аһәңлерәк тоела Миннислам абзыйга. Һәм бу бер дә гаҗәп түгел. Гомере шушы “моторлы чикерткәләр” ясауга багышланган ич аның.
Күңелдә гомернең бушка узмыйча, һәрбер көненең мәгънәле үтүеннән туган канәгатьлек хисен беркая да куеп булмый. Үкенмичә яшәлгән озын бәрәкәтле гомер бик сирәк кешеләргә генә Аллаһның зур бүләге ул. Миннислам ага Вәлиев та шундый бәхетлеләрнең берсе. Аның әле картаеп, аһ-ух килеп ятарга вакыты да, теләге дә юк. Идел буенда гаиләсе белән бергәләп, сөенеп яшәр өчен, үз куллары белән яңа өй таш пулат җиткерде. Хәзер анда ике оныгы бабай алмасы белән сыйлана. Кемдер: “Бу яшьтә нигә кирәк инде?” – дияр. Тик ул кемдер шул, Миннислам абзый, минем Казан абыем түгел.
Әйе, серне ачарга да вакыт җиткәндер. Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән Минислам Вәлиев –әниемнең олы абыйсы. Гомере буе нәселебезнең ярдәмчесе, терәге, безгә һәрчак матур үрнәге булды. Бәрәкәтле озын гомер биргән аңа Аллаһы Тәгалә. Быел март аенда 92не тутыра. иншаллаһ.
Без аның 90 яшьлек юбилеена ни бүләк итик дип шактый баш ватканнан соң нәселебез шәҗәрәсен ясатып бирергә булган идек. Ә аны киленебез уртанчы улыбыз Айнурның хатыны Регина бик тырышып бар күңелен биреп киндергә ясады. Аны кулына алгач, Казан абыебызның күзләре яшьләнде. Дисбедәй озын гомере күз алдыннан үткәндер, мөгаен. Бер генә минуты да бушка әрәмгә узмаган бәрәкәтле гомере.
Комментарийлар
0
0
От имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!
0
0