16+

Депутатлар “хәйлә” белән яшәгәч, гади халыкка ни кала?!.

Татарстанда акча керемнәрен яшереп калдырганы өчен җирле муниципаль органнарның ике депутатының вакәләте вакытыннан алда туктатылган.

Депутатлар “хәйлә” белән яшәгәч, гади халыкка ни кала?!.

Татарстанда акча керемнәрен яшереп калдырганы өчен җирле муниципаль органнарның ике депутатының вакәләте вакытыннан алда туктатылган.

Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

—Авылларда хәзер кешеләр депутат булырга ашкынып тормыйлар икән. Декларация тапшыру таләбе дә куркыта. Депутатларның үз теләкләрендә китү очраклары бармы?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

—Декларация тапшыру болай да гадиләштерелде, хәбәр рәвешендә дә тапшырырга була. Кануннарны үтәү зарур, югыйсә, кайбер депутатлар миллионнарча сум керемнәрен күрсәтергә “оныталар”,-дип җавап бирде Рөстәм Гаязов.

Тукай районы хакимияте башлыгы Фаил Камаев җавапны тулыландырды.
—Яшәү урынын алмаштыру сәбәбендә, депутатлыктан китүчеләр бар. Моннан тыш, бу сайлаудагы ике кеше депутатлыктан үзләре гариза язып баш тартты,-диде Фаил Камаев.

Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы идарәсе хезмәткәрләре быел җирле хакимият органнарында 56 тикшерү үткәргән инде. Рөстәм Гаязов сөйләгәнчә, Әлмәт районында бюджет чыганакларын максатчан тотмау, табигатьне саклау турындагы кануннарны бозу, бушлай тиешле медицина хезмәтләре өчен акча түләтү, җир кишәрлекләре бирүдә төгәлсезлекләр очраклары ачыкланган. Әгерҗе районында авыл җирле үзидарәләренең 12 хезмәткәре декларациядә акача керемнәрен яшереп күрсәткән. Бу районда муниципаль хезмәткәрнең кануннарны бозуның 17 очрагы ачыкланган, ришвәтчелеккә бәйле 2 җинаять эше кузгатылган. Тукай районында ришвәтчелеккә бәйле кануннарны бозуның 26 очрагы фаш ителгән, 5 хезмәткәрнең эше тикшерелә. 

—Тукай районы Чаллы шәһәренә терәлеп урнашкан, бездә хәзер 48 мең кеше яши, халык саны кискен арта бара. Коррупция мисаллары җир кишәрлекләре бүлеп бирү эшчәнлегендә күзәтелә. Быел шундый 28 очрак фаш ителде, административ чаралар күрелде,-диде Тукай районы хакимияте башлыгы Фаил Камаев.

Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов әйткәнчә, халык арасында әледән-әле сораштырулар үткәрелә. Сораштыруларда әгерҗелеләр “медицина хезмәткәрләре ришвәт ала” дип күрсәткән. 
— Кануннарны бозган 11 җитәкче, 12 депутат административ җавапка тартылды. Җир кишәрлеклре бүлеп бирү эше катгый күзәтчелектә тотыла,-диде Ленар Нургаянов.

Әлмәттә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсез калмаган.

— Муниципаль органда эшләгән бер хезмәткәр “ышанычны югалту” статьясы белән эшеннән азат ителде. Яшьләр ялын оештыруга хисапланылган, ләкин, чынбарлыкта хезмәт күрсәтүдә тотылмаган 130 мең сум бюджетка кире кайтарылды. Ишегалларын төзекләндерүдә дә техник нормативлар үтәлмәгәне өчен 1 миллион сумнан артык акча кире кайтарып алынды,-диде Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Яфизов.


 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading