16+

«Ел студенты» Адинә Кульмасова Татарстан Президенты белән агач утырткан

Адинә Кульмасова - чын «энерджайзер». Бер минутын да әрәм итми, бөтен булган вакытын яшьләр тормышына, студентлар хәрәкәтенә багышлый ул. Ә быел исә "Ел студенты - 2015" исеменә дә лаек булды.

«Ел студенты» Адинә Кульмасова Татарстан Президенты белән агач утырткан

Адинә Кульмасова - чын «энерджайзер». Бер минутын да әрәм итми, бөтен булган вакытын яшьләр тормышына, студентлар хәрәкәтенә багышлый ул. Ә быел исә "Ел студенты - 2015" исеменә дә лаек булды.

- Адинә, син балачактан ук шундый актив идеңме, әллә уку йорты сине үзгәрттеме?

- Кечкенәдән шундый бала булып үстем. Әти-әниләрем дә актив, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше яклы кешеләр. Балалар бакчасында да үрнәк идем. Өйгә кечкенәдән үк бер кочак диплом-граммоталар алып кайттым. Үзебезнең "Glory" исемле вокал коллективы белән "Йолдызлык" фестивалендә катнашып лаеклы урыннар алдым. Музыка мәктәбен кызыл дипломга, урта мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Әлбәттә, кечкенә шәһәрдән килгән кызны Казан да үзгәртте. Монда үз идеяләремне тормышка ашырырга мөмкинлекләр тагын да артты.

- Җәмәгать эшләрендә актив катнашып китүеңә кем этәргеч булды?

- Әйләнә-тирә мохит үзе. Студент тормышының бөтен якларын күрәсем, барысын да татып карыйсым килде. Казанда да, республикада да яшьләр оешмалары күп. Аларның проектлары, яңа идеяләре мине дә кызыксындырды. Татарстанның Иҗади яшьләр академиясе, «Кадрлар резервы", "Студентлар Лигасы" белән тыгыз элемтәдә тордым. Тора-бара җәмәгать эшләреннән башка тормышымны күз алдыма да китерә алмый башладым. Бүген исә Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр комитетында, КФУның студентлар клубында эшлим. Уку йорты белән өй арасында гына йөргән студентларга гаҗәпләнәм мин. Теләк булса, гел бишлегә генә укып, шул ук вакытта төрле кызыклы чараларда да катнашып була бит.

- Син Универсиада авылы студентлар ассоциациясенә нигез салучыларның берсе. Бу хәрәкәтне башлап җибәрү өчен күп көч киттеме? Нәрсәдән башладыгыз?

- Һәр бүлмәгә шакып, һәр студент белән аерым сөйләшүдән башланган эш бу. Шул рәвешле без бөтен студентларны берләштерергә тырыштык. Тора-бара бу хәрәкәт үзе бер системага әйләнде. Башта Казанда, соңыннан республика, ил күләмендә үзебезне таныттык. "Авылның иң яхшы егете", «Универсиада авылы гүзәле» кебек төрле бәйгеләр оештыра башладык. Безнең оешма дәүләт эчендә дәүләт кебек. Ул 42 студентлар берлегеннән тора. Хәзер бездә Ирекле янгын сүндерү командасы, Студентларның куркынычсызлык оешмасы, Юридик ярдәм күрсәтү бүлекләре бар. Театр, бию, вокал, фото сәнгате буенча төрле түгәрәкләр эшли. Телевидениегә кадәр үзебезнеке. Ел саен 12 спорт төре буенча студентлар спортакиадасы оештырабыз. Донорлар үзәгендә кан бирәбез. Мин, биолог буларак, Универсиада авылын зур бер организм дип йөрим.

- Синең эшең төрле юнәлешле, киң колачлы, бөтен әйбергә дә ничек вакыт табасың?

- Кечкенә чакта әни барысын да үз вакытында эшләргә кирәк дип өйрәтте. Мәктәптә икенче сменада укысам да, һәрвакыт сумкаларны кичтән җыеп, кирәк-яракларны әзерләп куя идем. Минемчә, барысы да гармониядә булырга тиеш. Баштанаяк эшкә чумып уку турында да онытмаска кирәк. Минем өчен уку беренче урында. Гел эш кенә димәгән бит, минем әле инглиз телен тирәнтен өйрәнергә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт кала. Тиздән татар телен өйрәнә башлаячакмын.

- Ниндидер идеяләре булган, ләкин аларны тормышка ашырырга кыюлыклары җитмәгән студентларга нинди киңәш бирер идең?

- Аларга мин үз алларына бер максат куярга һәм шул максаттан тайпылмыйча алга барырга киңәш итәм. Укырга кереп әни-әнинең канаты астыннан чыкканга югалып калмаска кирәк. Без комфорттан чыккач кына үсә, үзгәрә башлыйбыз бит. Башта үзеңне ниндидер бер өлкәдә сынап карарга кирәк, соңыннан инде нинди юнәлештә эшләргә теләгәнеңне ачыклаячаксың.

- Студент тормышында иң истә калган мизгелләрең?

- Саный башласаң, алар күп инде. Беренче курста минем өчен иң истә калган вакыйга ул җәйге практика иде. 2012-2013 елда Универсиада уты эстафетасында катнаштым. Шунда Владивостоктан Калининградка кадәр бөтен илне дә йөреп чыктым. Төрле төбәкләрдә яшәүче студентлар белән таныштым. Универсиада вакытында волонтер идем. Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ирекле янгын сүндерү командасында эшләдем. 2014 елда Австрия һәм Чехиядә халыкара мәктәптә белем алдым. "Ел студенты"нда катнашу, анда җиңү - үзе бер вакыйга. Универсиада авылы мэры сүзләренчә, мин бу җиңүем белән дипломыма зур бишле билгесе куйдым.

- Син бит әле Президент белән агач та утырттың...

- Ул беренче курста булды. Шунда мин Татарстан Президентының безнең кебек гади кеше булуын аңладым. Без күптәнге танышлар кебек бакчада казындык. Ул минем әти-әнием, укуым турында сорашты. Минем өчен бу зур вакыйга иде. Һәр студентка да андый мөмкилек бирелми бит. Президент белән сөйләшкән 10-15 минут эчендә, мин бу тормышта барысына да ирешеп була дигән карарга килдем. Бу очрашу мине үзгәртте. Аннан соң тагын да күбрәк эшлисе, яңа проектлар башкарасы килә башлады.

- Алга таба нинди идеяләр белән янасың?

- Укып бетерсәм дә, җәмәгать эшләрендә катнашуны дәвам итәчәкмен. Аспирантурага укырга керергә җыенам. "Ел студенты" исеменә лаек булгач, миңа теләсә-кайсы уку йортында белем алу мөмкинлеге бирелде. 2016 елда Европаның берәр университетына укырга керергә ниятлим. Әлегә вузны сайламадым, сәламәтлек саклау белән спорт менеджменты арасында икеләнеп торам. Европада укысам да, кире Татарстанга кайтасым килә. Бәлки чит илдә яшьләр хәрәкәтен тагын да үстереп җибәрү өчен яңа идеяләр, яңа проектлар белән танышырмын. Ә Татарстанга кайткач, аларны тормышка ашырырмын.

- Синеңчә, лидер, башкаларны үз артыннан әйдәп баручы кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Ул үз командасы беренче булсын өчен бөтен көчен түгеп, җаваплылыкны үз өстенә алган, барысыннан да күбрәк эшләүче кеше. Лидер үз көченә, үз командасында ышанырга, максатына ирешүчән булырга тиеш. Лидерлык вазифасын алып баруы бик читен. Чөнки син һәрвакыт башкаларга үрнәк булырга тиешсең. "Ел студенты" булгач та үземә куйган планканы төшермәскә, лаеклы исемгә тап тидермәскә тырышам.

Фото kazan.aif.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading