16+

Эшче абруен ничек күтәрергә?

«2014-2016 елларда Татарстанның җитештерү оешмаларына 19 меңнән артык белгеч кирәк булачак», - дип белдерде «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева.

Эшче абруен ничек күтәрергә?

«2014-2016 елларда Татарстанның җитештерү оешмаларына 19 меңнән артык белгеч кирәк булачак», - дип белдерде «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева.

Ләкин ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы уздырган мониторинг күп кенә югары уку йортларында әзерләнеп чыгучы белгечләрнең оешма таләпләренә туры килмәвен ачыклаган. Моның төп сәбәбе - уку программаларының артта калуы. «Шуңа күрә үз алдыбызга куйган бүгенге максатыбыз - эш бирүче оешмаларның таләпләренә туры килгән белгечләр әзерләү белән белем бирү йортларының мөмкинлекләре арасында тигезлек булдыру. Бу максатка эш бирүчеләрне белгечләр әзерләүнең барлык этапларында катнаштырып кына ирешеп булачак», - диде министр урынбасары.
Эшче һөнәрләр һәм инженерлык кадрларын популярлаштыру юнәлешендә күптән эш алып барыла икән инде. Мәсәлән, «Казан вертолет заводы»нда кадрлар әзерләү системасы мәктәп эскәмиясеннән үк эшли: Идел буе районында урнашкан 8 нче гимназиянең 9, 10, 11 нче сыйныфларында Казан авиация институты (КАИ) укытучылары өстәмә белем бирә. «Укучылар, студентлар оешма тормышы турында хәбәрдар түгел. Белемле, үз эшенең остасы булган, башкаларга үрнәк итеп куярдай белгечләр турында күбрәк язсыннар, күрсәтсеннәр иде», - диде үз чыгышында «Казан вертолет заводы» ААҖ генераль директоры Вадим Лигай.
Бу максаттан ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татмедиа» республика агентлыгы белән берлектә, журналистлар арасында конкурс игълан итә. «Эшче һөнәрләр һәм инженер белгечлекләре абруе» темасына эшләнгән иң яхшы материал хуҗалары акчалата премиягә лаек булачак. «Гран-при» категориясе буенча премия суммасы 100 мең сум, «Иң яхшы басма ММЧ материалы», «Иң яхшы радио һәм телевидение материалы» номинацияләре буенча - 50шәр мең сум. Конкурсны «Казан Вертолет Заводы» гамәлгә куя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading