16+

Флюра НИЗАМОВА «Зөләйха күзләрен ача» романы хакында: «Бу ни бу, гап-гади көнчелекме?»

Моңарчы укучыга бөтенләй билгесез Казан кызы, орчыктай гына гәүдәле, тыйнак ханым Гүзәл Яхина урысча бер китап чыгарды да бөтен илгә таныклы булды да куйды! Аның «Зөләйха күзләрен ача» («Зулейха открывает глаза») исемле романы тирәсендә бездә, татар дөньясында, инде берничә ай буена, шау-шу тынмый.

Һәр макталган китапны су урынына эчеп баручы Русия укучысы романны тыныч кына укыйдыр бәлки. Яратып һәм дулкынланып укыган хәлдә дә (ә дулкынланмыйча укырга мөмкин түгел аны!), урыстелле укучының, ризасызлык күрсәтеп, шау­-шу кубарып йөргәне ишетелми. Ә укулары хактыр, чөнки китапның Мәскәүдә чыгуы булды, Лев Толстойга бәйле рәвештә «Ясная Поляна» исемен йөртүче китап бәйгесендә атаклы әдипләр, мәсәлән, Андрей Битов кебек язучылар рәтендә иң зур бәя һәм яхшы премия алып, Русия башкаласы язучылары, тәнкыйтьчеләре тарафыннан макталып, Гүзәл-­якташыбыз исеме илгә таралды. Рекламасы да шәп булгангадыр, укучыда ул зур кызыксыну уятты, билгеле. Беркөнне үзебезнең (Башкортстанны әйтүем, туган ягымны) Уфа радиосыннан урысча тапшыру бара. Башкортстанның төп милли китапханәсе җитәкчесе белән әңгәмәләшә журналист. Сүз уңаеннан, соңгы арада Уфада иң күп сорала торган китаплардан китапханәче ханым нәкъ шушы «Зөләйха...»ны атап үтте. Үзе дә укып чыккан икән, бик яраттым, диде, зур бәя бирде. Исем-фамилиясенә караганда, җитәкче кеше йә башкорт, йә татар булса кирәк. Ә менә бездәге татарлар!.. Күтәрелеп бәрелделәр, билләһи! Теге җире дөрес түгел, бусын белеп язмаган, янәсе. Татарны пычраткан, милләткә яла яккан дигән сыман гаепләүләргә кадәр барып җиттеләр хәтта. Газеталарда, интернетта шундыйрак рухтагы бәяләмәләрне укып, хәйран калам: бу ни бу, гап-гади көнчелекме?

Язма белән тулырак алдагы көннәрдә "Шәһри Казан" сайтында таныша аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading