Республика сәясәтчеләреннән соңгы булып 2015 елга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йомгак ясады. Парламент җитәкчесенең иң кызыклы фикерләрен тәкъдим итәбез.
Кытай
Мин Кытайга Россия делегациясе белән ике көнгә бардым. Пекинның ни дәрәҗәдә төтенгә батканын хәтта күз алдына китерә алмыйсыздыр. Бер-береңне күрмисең дә. Ул шәһәр генә түгел, мегаполис, күмерне күп ягалар. Очрашулар нәтиҗәле узды, безне югары партия җитәкчелеге кабул итте. Аларның парламентында бер мең депутат (чагыштыру өчен: Татарстан Дәүләт Советында - 100, Россия Дәүләт Думасында - 450). Татарстанның Кытайның кайбер провинцияләре белән килешүләре бар, кайсылары беләндер инде ныклап хезмәттәшлек итәбез. Бер төркем белгечләр «Аммоний» заводын төзүдә катнаша.
Төркия
Татарстан белән Төркия арасында икътисад, сәүдә, туризм һәм башка өлкәләрдә дустанә багланышлар күптән урнашты. Очкычыбызны бәреп төшерүләре, минемчә, хата түгел, ә Төркия җитәкчелегенең алдан уйланылган гамәле булды. Бер-беребез арасында киеренкелек туганга эшкуарлар, мәдәният, туризм хезмәткәрләре гаепле түгел. Очучының үлемен бернинди өстәмә килешүләр белән аклап, әлеге тапны юып бетереп булмый. Төркиянең Татарстандагы вәкиллеге Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы карары белән ябылмады. Дусларны югалту җиңел икән... Ә саклап калу бик кыен.
«Платон» системасы
Бер караганда, йөк ташуны тимер юллардан, су транспортыннан автомобиль транспортына күчереп, барлык структураларның эшен нәтиҗәлерәк итүгә ирештек. Декабрь ахыры, без кар көтәбез, ә федераль хакимиятнең әлеге законны кабул итүе башка төшкән кар сыман булды. Шушы закон аркасында йөк ташу белән шөгыльләнә торган күп кенә оешмалар зур штрафлар түләргә тиеш, ә ул чыгымнар, ахыр чиктә, товарлар һәм хезмәтләр аша халык җилкәсенә төшәчәк. Фуралар федераль юллардан акча түләп йөрергә тиеш булгач, алар бит төбәк һәм җирле юллардан җилдерә башларга мөмкин. Зәгыйфь юлларыбыз чыдармы икән? Татарстаннан Дәүләт Думасындагы депутатларга «Платон»га кагылышлы вазгыятьне игътибар белән күзәтергә куштык.
Татарстанда шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү турындагы законның кабул ителүе
Без авылда яшәүче халыкка ярдәм итеп, эшен җиңеләйтеп, продукциясен җыеп, халыкны азык-төлек белән тәэмин итәбез. Яшьләргә, керемнәрен арттыру мөмкинлеге булдырып, яңа шартлар тудырабыз. Әлеге ярдәм үз урынын закон нигезендә алырга тиеш, дигән ният белән эшләдек. Анда ярдәм күрсәтү чаралары, акчалар турында язылмаган. Әмма ел саен, республика бюджеты кабул ителгәндә, шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ярдәм каралачак. Авылда яшәүчеләр олыгаеп, халык саны да кими бара. Безне борчыган мәсьәлә азык-төлек кенә түгел.
Татар телен ничек
өйрәнергә
Әлмәттә яшәп, рус мәктәбен тәмамлап, татар телен бер сәгать тә укымадым. Ләкин Югары Совет рәисе итеп сайлангач, татар телен өйрәнергә мәҗбүр булдым. Утырышны башлап җибәргәндә, татар телле депутатлар чараны татар телендә алып барыйк, дип тавышка куя. Ә мин татарча сөйләшә белмим. Дәлилләргә, бәхәскә керергә кирәк, ул Мөлековлар, Фәүзия Бәйрәмовалар татар телен су кебек эчә бит. Шул чакта туган телнең кирәклеген аңлап, өйрәнә башладым. Миңа Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиевләр ярдәм итте. Аларның китапларын, мәкаләләрен алып кайтып, кычкырып укыйм, үзем бер сүзен дә аңламыйм. Аннары аларга шалтыратам да, бу сүз нәрсәне, тегесе нәрсәне аңлата, дип сорыйм. Теләсәң, була икән. Көндәлек тормышта, өйдә сөйләшмәсәң, татар телен көненә 10 сәгать өйрәнсәң дә, нәтиҗәгә ирешүең икеле.
«ШК» соравы:
- Төбәк башлыкларына, парламент җитәкчеләренә Яңа ел бүләге итеп Россия Президенты администрациясе Владимир Путинның цитаталары һәм чыгышлары тупланган «Слова, меняющие мир» китабын җибәргән. Сезгә дә әлеге бүләк килеп җиттеме?
- Юк әле, әмма миңа аны узган атнада Мәскәүдә күрсәттеләр. «Кайда гына булса да, кем генә булса да, безнең самолетны (31 октябрьдә Мисырдан Санкт-Петербургка юл тоткан очкыч. - Авт.) шартлаткан кешеләрне табып, җаваплылыкка тартабыз», дигән сүзләренә кадәр бар. Ул китапны, килгәч, иркенләп укырмын әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар