16+

Грипп килеп җитте: кочаклашмаска, үбешмәскә, кул биреп күрешмәскә

Бүген республика Хөкүмәте йортында үткәрелгән чираттагы утырылыш битлекләр киюдән башланды. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин бары шулай гына грипп һәм салкын тиюдән сакланып була, ди.

Грипп килеп җитте: кочаклашмаска, үбешмәскә, кул биреп күрешмәскә

Бүген республика Хөкүмәте йортында үткәрелгән чираттагы утырылыш битлекләр киюдән башланды. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин бары шулай гына грипп һәм салкын тиюдән сакланып була, ди.

Быел грипп инфекциясенең иң көчле дулкыны февраль аена туры киләчәк. Табиблар көндәлек гигиена таләпләрен үтәргә, кеше күп булган җирдә йөрмәскә, авыру кешеләр белән кочаклашмаска, үбешмәскә, кул биреп күрешмәскә киңәш итә. Урамнан кергәннән соң да кулларны һәм борын куышлыгын яхшылап сабын белән юарга кирәк.

Россиянең 13 төбәгендә эпидемик чик артып китте, әлеге исемлектә Татарстан юк. Бу вакытында тиешле прививкалар ясатылу белән бәйле. Гыйнварның икенче атнасыннан авыручылар саны республикада да арта башлады. Ләкин бу көтелмәгән хәл түгел, ә сезонлы күренеш. Республикада бүгенге көндә дуңгыз гриппы белән 14 (7 - бала, 4 - йөкле хатын-кыз), үтә көчле тын юллары вирус инфекциясе белән 16 меңгә якын кеше авырый, - дип белдерде Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина.

Дуңгыз гриппы бер-икен көн эчендә өзлегүгә китерә, шуның белән дә ул куркыныч. Вакытында дәваланмаган авыру төрле органнар ялкынсынуына, пневмониягә китерергә мөмкин. Балалар, йөкле хатыннар, өлкән яшьтәгеләр, шикәр авыруы һәм симерү белән ингетүчеләр өчен грипп аеруча куркыныч. Шуңа да белем бирү учрежденияләрендә 25 гынвардан зур чаралар үткәрү тыелган. Грипп эпидемиясе таралу сәбәпле, Аксубай районы, Яңа Ибрай урта мәктәбендә VIII сыйныфта укулар вакытлыча туктатылган.

- Авыруның таралуы һава торышыннан да тора. Урамда 15-20 градус салкын булса, вирус таралу мөмкинлеге кими. Җылы, дымлы һава, киресенчә, эпидемия таралу сәбәпчесе. Йөткергәндә һәм төчкергәндә этикет нормаларын искә төшерү дә комачау итмәс. Төчкергән вакытта авызны кулъяулык белән томаларга, соңыннан мөмкинлек булса кулны яхшылап сабын белән юарга кирәк. Гомумән, бу көннәрдә кулны гел сабынлап юыгыз, антисептик гельләр кулланыгыз, - ди Адель Вафин.

Тәнеңнең генә түгел, айпад, смартфоннарның, хәтта телевизор пультының да чиста булуы зарур бу көннәрдә. Аларны бактерияларга каршы булган кулъяулыклар белән еш сөртергә киңәш ителә.
Грипп таралу куркынычы көчле булганлыктан, Казан һәм Бигеш аэропортларында бу көннәрдә грипп таралу куркынычы булган зонага караган яклардан килгән кешеләрне дә күзәтәчәкләр. Хастаханәләрдә авыруларның хәлен белү вакыты чикләнә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading