16+

Грипп китә дияргә иртәрәк...

Менә инде ике айдан артык вакыт эчендә грипп күпме кешене аяктан егып салды. Һәм әле дә илдә авыручылар көннән-көн күбәя бара.

Грипп китә дияргә иртәрәк...

Менә инде ике айдан артык вакыт эчендә грипп күпме кешене аяктан егып салды. Һәм әле дә илдә авыручылар көннән-көн күбәя бара.

Россиянең 28 төбәгендә авыручылар саны эпидемия бусагасыннан бик нык артып киткән. Табиблар әйтүе буенча, вирусның таралуына көннәрнең җылытып җибәрүе сәбәпче булган. Быел вирусның берничә штаммы (шул исәптән дуңгыз гриппы) таралуы да хәлне бик нык катлауландыра. Соңгы берничә елда мондый хәл күзәтелмәгән булган. Бүгенге көндә Идел буе федераль округында хәлләр бик җитди. Грипп аркасында, Саратовта балалар 18 февральгә кадәр ял итәчәк. Түбән Новгородта исә мәктәпләр 20сенә кадәр эшләми. Биредә 70тән артык уку йорты карантинга ябылган. Шул ук вакытта барлык мәктәпләрне ябу ихтималы да юк түгел, чөнки монда берничә көн элек кенә 12 яшьлек кызчык грипп нәтиҗәсендә килеп чыккан өзлегүләр аркасында үлеп киткән... Удмуртия Республикасында да грипп белән авыручылар эпидемия бусагасын 70 процентка узып киткән, диелә Беренче каналның рәсми сайтында.
Табиблар, гриппка каршы нинди дару эчәргә кирәклеген төгәл билгеләү дә авыр, дип искәртә, чөнки кешенең гриппның кайсы төре белән авыруын лаборатория шартларында гына билгеләп була. Бу процесс бик катлаулы һәм кыйммәткә төшә, ди алар. Шуңа күрә киң спекторлы дарулар язарга яки бу төбәктә нинди грипп таралуын исәпкә алып эш итәргә туры килә.
Татарстанда исә 11 февральгә булган мәгълүматлар буенча, 12 белем бирү учреждениесе карантинда (бу Зәй, Баулы, Менделеевск, Алабуга, Түбән Кама районнарында һәм Казанда). ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, соңгы елларда республикада кискен респиратор вируслы инфекция авырулары уртача дәрәҗәдә. Узган ел белән чагыштырганда, ул югарырак булса да, аннан да алдагы елдан исә түбәнрәк булып тора. 4-10 февраль аралыгында республикада ОРВИның 24 мең 960 очрагы теркәлгән. Бу эпидемия бусагасыннан югарырак, шулай да соңгы көннәрдә грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның 11,7 процентка кимүе сөенечле. Бөтен эпидемия чоры вакытында, ягъни узган елның декабреннән башлап, республикада грипп белән 290 кеше авырган, шул исәптән Казанда ул 24 кешегә йоккан. Бездә, тулаем алганда, грипп һәм ОРВИ буенча вазгыятьне ул кадәр үк катлаулы дип әйтеп булмый. Әмма авыручылар кими башлады дияргә дә әле иртәрәк, диләр Роспотребнадзор белгечләре. Грипп билгеләре сизелә башлауга, табибка мөрәҗәгать итү зарур. Сарымсак, суган, лимон белән дә дуслыкны дәвам итми булмый...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading