16+

Хөкүмәтнең чираттагы кәнәфиенә хуҗа табылды

Дәүләт Советының апрель аенда узган утырышында премьер-министр вазифасына Алексей Песошинны расласалар, бер ай эчендә ул, үзенә беренче урынбасар табып, кичә бу урынга депутатлар Рөстәм Нигъмәтуллины билгеләде. Сүз уңаеннан, Песошин белән Нигъмәтуллинның икесе дә - Казан мэры Илсур Метшин командасыннан.

Хөкүмәтнең чираттагы кәнәфиенә хуҗа табылды

Дәүләт Советының апрель аенда узган утырышында премьер-министр вазифасына Алексей Песошинны расласалар, бер ай эчендә ул, үзенә беренче урынбасар табып, кичә бу урынга депутатлар Рөстәм Нигъмәтуллины билгеләде. Сүз уңаеннан, Песошин белән Нигъмәтуллинның икесе дә - Казан мэры Илсур Метшин командасыннан.


Яңа премьерның яңа урынбасары

Алексей Песошин үз урынбасары урынына Рөстәм Нигъ­мәтуллинны тәкъдим ­иткәндә, аның Казан шәһәре башлыгы ва­зифасында җир һәм мөлкәти мәсьәләләр, транспорт юнәлешен, гадәттән тыш хәлләр комиссия­сен җитәкләве турында әйтте.
- Рөстәм Камил улы үзен эшенең остасы буларак танытты. Казанда узган җәйге Универсиадага, дөньякүләм башка төрле спорт һәм иҗтимагый чараларны оештыруга зур өлеш кертте, - диде республиканың хөкүмәт башлыгы.

Рөстәм Нигъмәтуллинның эш­ләре, яңа кәнәфигә күчеп утыргач, билгеле, бермә-бер артачак. Ул, Алексей Песошин ялга китеп торганда, аны алыштырырга тиеш булачак, моннан тыш, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, хокук бозуларны булдырмау, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, экология һәм башка мәсьәләләр аның җилкәсенә йөкләнә. Сүз уңаеннан, Алексей Песошин премьер-министр булганчы, үзе дә республика хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары вазифасында тир түкте.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, трибуна янына чыгып, табадан төшкән вице-­премьерга теләкләрен дә ирештерде. Аның әйтүенчә, социаль мәсьәләләрне чишүгә тагы да күбрәк игътибар бирергә кирәк.
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Нигъмәтуллиннан: «Әйтер сүзегез бармы?» - дип сорагач, вице-премьер ник­тер трибуна янына чыгудан баш тартты...

«Татфондбанк» кертемчеләренә ярдәмгә килә

Төпкә киткән «Татфондбанк» мәсьәләсе Дәүсовет утырышында кабат калкып чыкты. Бу юлы депутатлар, нишләргә икән дип, аһ-ваһ килмәде, ә республиканың Җир кодексына үзгәрешләр кертеп, акчалары банкта «янган» кертемчеләргә һәм алданган өлешләп түләүчеләргә ярдәм күрсәтү чаралары каралган закон проектын кабул иттеләр.

Татарстанның җир һәм мөлкәти мәсьәләләре министры Азат Хамаев әйтүенчә, Җир кодексында җирне эре инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен сатулашуларсыз гына бирү очрагы каралган. Әмма мондый очракның берничә критерие бар. Депутатларның хәер-фатихасы белән, критерийлар исемлегенә бөлгенлеккә чыккан банклардан һәм намуссыз төзүчеләрдән зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү чарасы каралган тагын бер пункт өстәлде.

- Социаль яктан әһәмиятле булган проектларны тормышка ашырудан кергән акчаның бер өлеше югарыда телгә алынган гражданнарга юлланыр дип торабыз, - диде Азат Хамаев.
Әле берничә атна элек кенә Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты Владимир Путин белән очрашканда, махсус фонд төзелүе турында хәбәр итте. Коммерция нигезендә бирелгән җирләрдән кергән акчаның бөлгенлеккә ­чык­кан банклардан һәм намуссыз төзүчеләрдән зыян күрүче­ләргә җибәрелүе турында әйтелде. Һәрхәлдә, ярдәм күрсәтү юллары югары даирәдә әлегә уйланыла.

Исерекләр табибларны тынгысызлаудан кайчан туктар?

Айныткычлар кире кайтырга мөмкин. Депутатлар шул хактагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов аңлатканча, айныткычларны республиканың 11 җирлегендә ачарга ниятлиләр: Казанда, Чаллыда, Азнакайда, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Алабугада, Зәйдә, Яшел Үзәндә, Лениногорскида, Түбән Камада һәм Чистайда. Бу районнар ­Россия Эчке эшләр органнары системасында республикада 2012 елга кадәр гамәлдә булган айныткычлар схемасы нигезендә сайланылган. Закон үз көченә кергәнче, икенче һәм өченче укылышта каралырга тиеш.

Хәтерләсәгез, 2012 елга кадәр айныткычлар эчке эшләр органнары карамагында иде. Шуннан соң алар Эчке эшләр министрлыгы системасыннан чыгып, исерекләрне хастаханәләргә илтә башладылар. Әмма кайберләре медицина ярдәменә мохтаҗ булмыйча, айныр өчен аларга черем итеп алырга гына кирәк иде. Җитмәсә, кайбер сәрхушләр табибларны һәм хастаханәдә дәваланучыларны тынгысызлап, кул күтәрүгә барып җиткән очраклар да шактый. Әгәр закон кабул ителсә, ак халатлы фәрештәләр җиңелрәк сулап куяр иде, мөгаен...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading