16+

Ягулык сезоны кайчан башлана?

Казанда барлык 635 мәгариф һәм 116 сәламәтлек саклау учреждениесе җылыту чорына әзер. Аларга җылылык вакытыннан алданрак та җибәрелергә мөмкин.

Ягулык сезоны кайчан башлана?

Казанда барлык 635 мәгариф һәм 116 сәламәтлек саклау учреждениесе җылыту чорына әзер. Аларга җылылык вакытыннан алданрак та җибәрелергә мөмкин.

–    Үзәк җылылык челтәренә тоташтырылган 5523 торак йортның 5520се кышны әзерлектә каршылый. Калган йортларны әзерләү 20 сентябрьгә тәмамланачак, – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Җылыту чорына әзерлек барышында башкалада 41 чакрым җылылык һәм җылы су белән тәэмин итү торбалары яңартылган. 1900 чакрым магистраль һәм квартал эче җылылык челтәренә кудырту алымында техник сынау оештырылган. “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең Курчатов, 5, Жуковский, 5 һәм Тополевая, 6 адресларындагы котельныйларын техник камилләштерү эшләре ахырына якынлаша. 

Торак фондка капиталь ремонт үткәрү программасы кысаларында 66 йортның эчке җылылык челтәре төзекләндерелгән, җылылыкны һава торышына карата көйләүче биш механизм урнаштырылган.

Толстой һәм Подлужный урамнарындагы күп фатирлы дүрт йорт белән балалар бакчасына Толстой урамы, 39 адресындагы искергән ведомство котельные хезмәт күрсәтә иде. Анда яңа блок-модуль котельные көйләнелә, инженерлык челтәре төзелеше тәмамланып килә. Җылыту чорына өч ТЭЦ һәм “Савиново”, “Горки”, “Азино” зур район котельныйлары, “Казэнерго”ның 128 котельные, шулай ук Хәрби шәһәрчектәге ел әйләнесендә эшләүче котельный җылыту чорына әзер. 200 күп фатирлы йортка һәм социаль учреждениегә җылылык бирә торган 53 ведомство котельные да агымдагы төзекләндерүләр үткәрелеп, әзерлек сызыгына бастырылган.

–  Бүгенгә 5883 йорт техник яктан әзерлектә. Кулланучыларның әзерлек паспортларын алуның соңгы срогы – 15 сентябрь, җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга – 1 ноябрь. Әлегә 68 йортның әзерлек паспорты юк. ТСЖ һәм ЖСК җитәкчеләре үзләренең карамакларындагы йортларның кышка әзерлеге мәсьәләләренә битарафлык күрсәтәләр. “Казанка” торак милекчеләре ширкәте белән “Заря” торак-төзелеш кооперативы аеруча акрын кыймылдый, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Казанда яшәүчеләрнең 1 сентябрьгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 3,9 миллиард сум бурычы бар. Искәндәр Гыйниятуллин искәрткәнчә, түләүләрне вакытында башкармау йортларны карау сыйфатына тискәре йогынты ясый.

Казанда уртача тәүлеклек тышкы һава температурасы биш көн дәвамында +8 градустан күтәрелмәсә, җылыту чоры башлап җибәрелә. Җылылык җибәрү барышында казанлылар “Открытая Казань” системасына хәбәрләрен һәм гаризаларын тапшыра ала. 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading