16+

Ике ел элек Казанда “Боинг” очкычы авиаһәлакәткә очрады: фаҗиганың төп сәбәпләре әле һаман да билгесез

Бүген "Казан" халыкара аэропортында ике ел элек - 2013 нче елның 17 нче ноябрендә булган авиаһәлакәт корбаннарын искә алу чарасы узды.

Ике ел элек Казанда “Боинг” очкычы авиаһәлакәткә очрады: фаҗиганың төп сәбәпләре әле һаман да билгесез

Бүген "Казан" халыкара аэропортында ике ел элек - 2013 нче елның 17 нче ноябрендә булган авиаһәлакәт корбаннарын искә алу чарасы узды.

Мәскәүдән Казанга очып килеп, "Казан" аэропортына исән-имин төшеп утыра алмаган Боинг-737нең һәлакәткә очравына ике ел тулу уңаеннан оештырылган матәм митингында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Мемориаль комплекска авиаһәлакәт корбаннарын искә алырга, шулай ук, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре, һәлак булучыларның туганнары килгән иде.

Чарада авиаһәлакәтнең барлык 50 корбанының исемнәре атап үтелде. Алар истәлегенә бер минутлык тынлыктан соң Илдар Халиков, башка рәсми затлар, һәлак булучыларның туганнары, якыннары кара плитәгә авиаһәлакәт корбаннары исемнәре язылган мемориаль комплекска чәчәкләр салды.

Югалту ачысын яңадан күңеле аша үткәргән искә алучыларның күбесе күз яшьләрен тыя алмады, олысы-кечесе газизләрен сагынып елый. Алар арасында үзләрен шактый тыныч тотып, хис-кичерешләрен журналистлар белән уртаклашырга теләүчеләр дә табылды.

29 яшьлек улы Айрат Садретдиновны югалткан Ислам әфәнде әйтүенчә, 2 ел вакыт узса да, барысы да әле кичә генә булган күк. "Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Һәркемнең кайчан үләсе секундына кадәр билгеле, язмыш булуын да аңлыйбыз, әмма калган кешеләргә бик нык авыр", - дип, атаның тамагына төер тыгылды. Аның сүзләренә караганда, Айрат Казаннан эш белән Мәскәүгә командировкага барган булган. "Улыбыз бик аралашучан, бик ачык күңелле иде. Шушы казага кадәр 2-3 сәгать кала гына телефоннан сөйләшкән идек. Мәскәүдә туганнарына кереп, соңгы тапкыр төшкән фотосурәтен саклыйбыз. Тормыш иптәше, өч яшьлек улы калды", - дип сөйләде Ислам Садретдинов. Ул Мисырда самолет шартлаганнан соң, яраларның яңадан ачылуын билгеләп үтеп: "Алар да безнең күк авыр хисләр кичерә. Аларны бик аңлыйбыз", - диде.

Сугыш ветераннары Абдулла Сибгатуллин һәм аның тормыш иптәше Мария ханымның туганнары да мәрхүмнәрне зур горурлык сүзләре белән искә алды. "Абыебыз сугыш елларында Киевны азат итүдә катнашты, бик эшчән, бик яхшы җырлый, сугыш җырларын яттан белә иде", - дип хатирәләрен яңартты абыйсы турында Казаннан Гөлсинә Глушкова.

Матәм митингында катнашучыларның халәтен җиңеләйтү өчен, чарага психологлар чакырылган иде. Искәртеп узабыз, әлегә һәлакәткә китергән төп сәбәпләр һаман игълан ителмәде.

tatar-inform.ru

Фото: ria.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading