16+

Илсур Метшин: «Һәркемгә үз бәхете килсен!»

Казан мэры Илсур Метшин, матур гадәт буенча, ел ахырында Татарстан, шулай ук Россиянең үзәк басмалары һәм телеканаллары журналистлары белән очрашкан иде.

Илсур Метшин: «Һәркемгә үз бәхете килсен!»

Казан мэры Илсур Метшин, матур гадәт буенча, ел ахырында Татарстан, шулай ук Россиянең үзәк басмалары һәм телеканаллары журналистлары белән очрашкан иде.

- Җир шарының иң яхшы кешеләре - казанлыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт! - дип башлады сүзен Илсур Метшин. - Елны мәхәббәттә, тынычлыкта, дуслыкта, хезмәткә хөрмәттә үткәрдек. Барысы да ныклы «плюс» билгесенә эшләде. «Бик яхшы» дип әйтеп булмый, чөнки кайбер эшләр эшләнеп җиткерелмәде.
Шәһәр башлыгы Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең, вертолет заводының, «КОМЗ», «Нэфис» предприятиеләренең тотрыклы эшләвен билгеләп үтте. Социаль программаларның тукталып калмаганы өчен республика җитәкчелегенә аерым рәхмәтен җиткерде.

«Үзегезне төбәк югарылыгын­да сынап карарга исәбегез юкмы?» Бу сорауга мэр Илсур Метшин: «Мин үземне хәзер Европа дәрәҗәсендә сыныйм, нигә миңа төбәк югарылыгы», - дип шаяртып җавап кайтарды. Аннан соң фикерен дәвам итеп: «Мин - «Рубин» футбол клубы президенты, халыкара эшчәнлек алып барам. «Рубин»ны Россия футболы югарылыгына чыгарырга кирәк әле», - диде.
Транспорт темасы күтәрелгәч, шәһәр башлыгы киләсе елда җәмәгать транспортында билет бәяләренең күтәрелү ихтималын яшермәде.

- Республика Премьер-министры Илдар Халиков белән берлектә «Имәнлек» станциясендә тоннель казу комплексына старт бирдек. Тоннельләрне язга казып бетерү ниятләнелә. Киләсе елда файдалануга тапшыру планлаштырылган «Имәнлек» станциясен ачу икътисади хәлләрнең ничек торышына бәйле, - диде мэр.

Казан зоопаркы төзелешенең проекты әзерләнгән, төзелеш башкарылачак. Киләсе елда Татарстан Президенты башлангычында сулыклар зоналарын үстерү елында Кабан күле буйларын төзекләндерү Вахитов мәйданы тарафыннан башланачак. Шәһәр чикләрендә буш, ягъни эшкәртелмичә яткан җирләр мәсьәләсендә мэр: «Анда да Казан булачак. Күпбалалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре өләшү дәвам итәчәк», - дип белдерде. Сүзен йомгаклап: «Киләсе көннең бүгенгесеннән яхшырак булачагына ышанам. Бурычыбыз - Казанны иң уңайлы һәм заманча мегаполиска әверелдерү. Һәр кеше бәхет төшенчәсен үзенчә бәяли, һәр кешегә үз бәхете килсен! Уртак бәхетебез - дөньялар тыныч булсын! Казан икътисади яктан үссен, милләтара дуслык, иминлек, гаиләләребездә саулык булсын!» - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading