16+

“Искиткеч җылы сентябрь, кыш буена тормас шул”

Казан җылыту чорына әзер, ди җитәкчеләр

“Искиткеч җылы сентябрь, кыш буена тормас шул”

Казан җылыту чорына әзер, ди җитәкчеләр

Башкалада быел җылылык үткәргеч һәм кайнар су үткәргеч челтәрләренең, гомум исәптә, 41 чакрым өлешендә төзекләндерү эшләре башкарылган.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин искәрткәнчә, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар 1 ноябрьгә кадәр әзерлек паспортларын алып бетерергә тиешләр.

– ТЭЦ-1,2,3, “Савиново”, “Горки”, “Азино” район котельныйлары, “Казэнерго” җәмгыятенең 125 котельные көчәйтелгән эш режимына әзерләр. Социаль өлкәгә караган 879 бинада, шул исәптән 656 мәгариф һәм 115 сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләр тәмамланды, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

БРИКС илләре саммитына әзерлек кысаларында Карл Маркс, Батурин, Коротченко, Уң як Болак урамнарында җылылык үткәргечләрнең искергән өлешләре яңага алмаштырылган. Җәйге чорда 46 йортның җылылык челтәренә ремонт үткәрелгән, җылылыкны тышкы һава торышына карап көйләүче 5 механизм урнаштырылган, 8 йортның дивары җылылык саклаучы чимал белән тышланган.

Ведомстволар карамагындагы 60 котельныйда да төзекләндерү эшләре башкарылган.

Тышкы һава температурасы 5 көн дәвамында 8 градустан түбән торса, җылыту чоры игълан ителә.

– Әгәр хастаханәләрдән, бала тудыру йортларыннан, интернатлардан, балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән гариза керсә, җылылык вакытыннан алданрак та җибәреләчәк, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Казан мэры Илсур Метшин мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашып, җылыту чорына ныклы әзерлектә керергә чакырды.

– Искиткеч җылы сентябрь кыш буена тормас шул, салкыннар килер. Торак милекчеләре ширкатьләренә караган күп фатирлы 23 йорт әле кышкы җылыту чорына әзерлектә түгел. Моны прокуратура үз тикшерүенә алсын иде. Халык җылылык өчен акча түли, шунлыктан җылылык тиешенчә тәэмин ителергә тиеш, – диде мэр Илсур Метшин.

Җылыту чоры игълан ителгәч, 1атна дәвамында җылылыкны көйләү эшләре башкарыла. Җылылык һаман да бирелмәсә “Открытая Казань” системасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казан шәһәр Башкарма комитетының рәсми сайтына “Кайнар элемтә” телефоннары да куелачак. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading