16+

Кәбисә елы якынлаша. Кияүгә чыгарга, өйләнергә ярыймы?

Киләсе 2024 ел – кәбисә елы. Халык арасында аңа сагаеп, шикләнеп караучылар да юк түгел.

Кәбисә елы якынлаша. Кияүгә чыгарга, өйләнергә ярыймы?

Киләсе 2024 ел – кәбисә елы. Халык арасында аңа сагаеп, шикләнеп караучылар да юк түгел.

Имештер, ул елны гаилә корырга, яңа йортка күчәргә, зур эшләр башларга ярамый. Статистикасы да шуны күрсәтә бит әле аның. Соңгы тапкыр кәбисә елы туры килгән 2020 елда илдә язылышучылар саны, 2019 ел белән чагыштырганда, чиреккә кимегән. Быелның маенда узган социологик тикшеренүләр дә һәр өченче кеше кәбисә елында туй уздырырга ярамый дип саный ди. Имештер, гаилә тормышы бәхетсез була. 

29 февральдә туучыларга да авыррак. Аларга туган көннәрен йә 28 февральдә үк, яки 1 мартта үткәрергә туры килә. 
Каян килеп чыккан соң бу кәбисә елы? Филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, кәбисә ел борынгыдан килә торган кояш календаре белән бәйле. Мисырда ул безнең эрага кадәр өч мең ел элек кулланыла башлаган. 

–    Кояш календаре буенча ел 12 айдан – 356 көннән тора. Һәр айга 30ар көн туры килеп, артып калган 5 көн бәйрәм көннәре рәвешендә ел азагына кертелгән була. Грек тарихчысы Платон китергән легенда буенча, Мисыр алласы Тот Ай алиһәсе белән шашка уйнаган да, аңардан отып алган биш көнне календарьга өстәмә итеп керткән. Кояш календареның иң билгелеләреннән берсе – юлиан календаре. Ул Юлий Цезарь кушуы буенча борынгы рим календарена реформа үткәрүдән килеп чыккан. Шул рәвешле яңа календарь безнең эрага кадәрге 45 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Аңа кадәр яңа ел 1 марттан башлана торган була. Юлий календаре буенча елның озынлыгы 365 тәүлек тә 6 сәгать. Тагын да төгәлрәк әйткәндә, 5 сәгать тә 48 минут. Буталчыклык килеп чыкмасын өчен, өч ел 365 көн, шулардан соң килгән ел 366 көн булып исәпләнә, чөнки теге еллардан калган сәгатьләр якынча бер тәүлеккә җыела, – дип тәфсилләп аңлатты Фәнзилә Җәүһәрова. 

Кәбисә елына карата булган ышануларның килеп чыгуын да ул аның дүрт елга бер килүе белән аңлата. Алар дәлиле булмаган хорафатлар гына, ди.  
Раил хәзрәт Фәйзрахманов та гаилә кору өчен кәбисә елыннан куркып утырмаска чакыра. 

–    Уйлап чыгарылган хорафатлар гына алар. Бөтен еллар да Аллаһы Тәгаләнеке. Диндә өйләнешү хаҗда ихрам халәтендә генә ярамый. Калган бөтен вакытта да өйләнергә дә, йорт салырга да ярый. Ә менә ул хорафатларга ышану – гөнаһ. Мөселман кешесе үзенең тормышын ниндидер уйлап чыгарылган елларга карап булдырырга тиеш түгел. Әйе уңышлысы да, авыр еллар да була. Алар барысы да Аллаһы Тәгаләдән. Кайчан өйләнүе карап түгел. Коръәндә дә, бәла-казалар ирешсә, алар үз кулларыгыз белән эшләп алган гөнаһлар сәбәпле, диелә. Булганына шөкер итеп, канәгать һәм рәхмәтле булып яшәсәк, Аллаһ безне сынаулардан саклаячак. Аңа гыйбадәт кылмыйча, хәрам чикләрен сакламыйча яшәсәк, төрле сынаулар, бәла-казалар, чирләр һәм башка афәтләр киләчәк. Гөнаһ кылудан куркырга кирәк, кәбисә елыннан түгел, – ди ул.    

Кәбисә елында өйләнергә ярамый ише ышануларның, димәк, бер дәлиле дә юк. Курыкмагыз! Өйләнегез! Яңа йортка күчәргә дә, эш алыштырырга да, яңа эш башларга да ярый бу елны. Аллаһка гына тапшырыгыз!

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

15

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элхэмдулиллэhи, барысы да Аллахы Тэгалэ рэхмэте белэн анын кэне.

    Мөһим

    loading