16+

Казан эстафетаны Тайбэй шәһәренә тапшырачак

Башкала мэры Илсур Метшин кичә Казан Ратушасында Тайвань делегациясе белән очрашты. Анда Тайваньның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Чэнь Цзюнь-Сянь, Тайбэй шәһәре мэры Хао Лун-Бин катнашты.

Чэнь Цзюнь-Сянь, Хао Лун-Бин үз илләреннән Казанда Студентларның халыкара Универсиадасында катнашучы делегация составында килде. Илсур Метшин: «Безнең Универсиадага дәрәҗәле кунаклар сыйфатында килүегез өчен рәхмәт! Уйлавымча, Казанга килүегез ярышларны карау гына түгел, ә Уеннарны үткәрү тәҗрибәсен өйрәнү дә. 2017 елда җәйге Универсиада Тайбэй шәһәрендә узачак бит», - диде.
Мэр Татарстан башкаласының, Тайбэй шәһәре кебек үк, беренче омтылышта Универсиада үткәрү хокукын яулый алмаганлыгын искә төшерде. «Шэньчжень» шәһәре Туринда җиңгәннән соң, дөнья беткән кебек тоелган иде. Әмма ил һәм Татарстан җитәкчелеге теләктәшлегендә икенче мәртәбә барыбер җиңдек», - диде ул.
Тайвань вәкилләре, Казанда үзләренә карата булган җылы мөнәсәбәт өчен, Илсур Метшинга рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading