16+

Казан Сабан туе Универсиада вакытында узачак

Иртәгә инде язның беренче көне, димәк, ямьле җәй айлары килеп җитәргә дә озак калмады дигән сүз. Ә җәй җиттеме, Татарстанда милли бәйрәмебез булган Сабан туйлары гөрли башлый. Әмма быел ул гадәтләнгән вакытта гына булмаячак. Казанда Сабан туе бәйрәме Универсиада барганда уздырылачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе бәйрәмен үткәрү турындагы...

Иртәгә инде язның беренче көне, димәк, ямьле җәй айлары килеп җитәргә дә озак калмады дигән сүз. Ә җәй җиттеме, Татарстанда милли бәйрәмебез булган Сабан туйлары гөрли башлый. Әмма быел ул гадәтләнгән вакытта гына булмаячак. Казанда Сабан туе бәйрәме Универсиада барганда уздырылачак.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе бәйрәмен үткәрү турындагы Указга кул куйды. Шулай итеп, быел республика авылларында һәм район үзәкләрендә, җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, Сабан туе 8-9 июнь көннәрендә уздырылса, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә бәйрәм мәйданнары 15 июнь көнне гөрләячәк. Ә башкалабыз Казанда исә бәйрәм 13 июльгә билгеләнгән. Шулай итеп, бу көннәрдә Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасының (6-17 июль) узуын исәпкә алсак, республикага ике бәйрәм бергә килә дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading