16+

Казанда мәхәббәт кайнаррак

Россиядәге узган елгы демографик күрсәткечләрне карасаң, Казан яңа туган сабыйлар саны; гаиләгә икенче һәм өченче бәби алып кайту; туучылар саны үлүчеләр саныннан күбрәк булу ягыннан берьюлы өч рекорд куйды.

Казанда мәхәббәт кайнаррак

Россиядәге узган елгы демографик күрсәткечләрне карасаң, Казан яңа туган сабыйлар саны; гаиләгә икенче һәм өченче бәби алып кайту; туучылар саны үлүчеләр саныннан күбрәк булу ягыннан берьюлы өч рекорд куйды.

- Узган ел Казанда 24 063 сабый дөньяга килде, аларның 12 261е малайлар, ә 11 802се кызлар. Уфада, Пермьдә, Самарада әлеге күрсәткеч 18 мең тирәсе, - дип хәбәр итте шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова кичә «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Башкалада 2011 елда күпбалалы гаиләләр саны 3343 булса, хәзерге вакытта 6516. Биш йөзгә якын гаиләдә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Бочковлар 12 бала үстерә.



- 12 495 никах теркәлде. Бу аннан алдагы елгыдан 3 процентка азрак. Бүген 90 нчы елгылар гаилә кора, мәгълүм булганча, икътисади кризис кичерелгән ул елларда балалар туу сан ягыннан аз иде, - диде Гүзәл Габбасова, - 4678 гаилә таркалды. Гадәттәгечә, күбрәк гаилә стажы биш елга кадәрге гаиләләр аерылышты.

Казанда никахны теркәргә гаризаны Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша электрон имза белән дә җибәрергә була. Мондый мөмкинлек тагын Мәскәү шәһәрендә генә бар. Казан районнарында күпфункцияле үзәкләр эшли башлады, аларда ЗАГС документлары эшләп бирелә. Узган ел 15 меңнән артык туу турындагы таныклык бала тудыру йортында ук тапшырылган.
- Бала туу төбәк тормы­шы дәрәҗәсен чагылдыручы лакмус кәгазе кебек, - дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. - Казанда инфраструктура үсештә, балалар бакчалары төзелде, социаль ипотека алымында торак төзелә, социаль программалар гамәлгә ашырыла, эш урыннары бар. Кеше киләсе көнгә ышана. Мәхәббәт ул доллар курсына бәйле түгел, без һәр туган балага шатбыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading