16+

Казанга нәрсә җитми?

Киләчәктә Казан шәһәре районнарының участок сайлау комиссияләре 5 ел эшләячәк. Әлегә кадәр алар һәр сайлау өчен аерым оештырыла иде.

Киләчәктә Казан шәһәре районнарының участок сайлау комиссияләре 5 ел эшләячәк. Әлегә кадәр алар һәр сайлау өчен аерым оештырыла иде.

Ул «Сәяси партияләр турында»гы һәм «РФ гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашуга хокукының төп гарантияләре турында»гы Федераль кануннарга үзгәрешләр кертүне исәпкә алып эшләнә. Авиатөзелеш районы буенча участок сайлау комиссияләре әгъзаларының саны 41, Вахитов районы буенча 34, Киров районы буенча 44, Мәскәү районы буенча 47, Яңа Савин районы буенча 75, Идел буе районы буенча 81 һәм Совет районы буенча 93 кеше булачак.
Бу турыда Казан шәһәр Думасының чираттан тыш XX сессиясендә мәгълүм булды. Сессиядә әлеге комиссияләргә әгъза итеп билгеләү өчен тәкъдим ителгән кандидатуралар каралды.
Казан шәһәре прокуроры Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәрендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру турында»гы карарына протест белдергән иде. Депутатлар реклама корылмалары тиешле таләпләргә туры килә дип тапты һәм прокурор протестын кире какты.
Казанда 29 зират бар, әмма аларда җирләү өчен 3 гектар гына җир калган. Ә ул исә 3 елга гына җитәчәк. Депутатлар, әлеге борчулы вазгыятьне исәпкә алып, яңа җирләү комплексы оештырырга кирәк дигән карарга килделәр. Ул Питрәч муниципаль районындагы Званка авылы биләмәсендә булачак. Комплекс үз эченә ике зиратны һәм тиешле корылмаларны алачак.
Сессиядә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына, Казан шәһәр Думасының Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2013 ел белән 2014 һәм 2015 еллар план чорына каралган бюджеты турындагы карарына үзгәрешләр кертү хакындагы карарлар да кабул ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading