16+

«Кем булуыбызны ачыклар вакыт җитте»

Башкалада «Россиянең мәдәни-мирас объектларын саклауда дәүләти-хосусый партнерлык - нәтиҗәле чара» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Аның пленар утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Кем булуыбызны ачыклар вакыт җитте»

Башкалада «Россиянең мәдәни-мирас объектларын саклауда дәүләти-хосусый партнерлык - нәтиҗәле чара» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Аның пленар утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Үзенең чыгышында ул: «Бүген фикерләшә торган тема Татарстан белән Россия өчен генә түгел, ә бөтен Җир шары өчен актуаль, - дип белдерде. - Мәдәни мирасны саклау тәҗрибәсе барыбызга да кирәк. Соңгы елларда Татарстанда ике вакыйга булды. Президентның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фонды җитәкчесе М.Шәймиев Зөя һәм Борынгы Болгар җирләрен торгызу буенча эш алып барырга карар кылды. Әлеге проектны тормышка ашыруда бик күп эш башкарылды. Универсиада алдыннан без Казаныбызның тарихи йөзен кайтарырга кирәклеген искә төшердек».
М. Шәймиев: «Безнең кем булуыбызны һәм ата- бабаларыбыз мирасына нинди карашта булуыбызны ачыклар вакыт җитте», - диде. Ул Болгар тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызуда дәүләтнең генә түгел, хосусый партнерлыкның ни дәрәҗәдә үтемле һәм нәтиҗәле ярдәм иткәнен әйтеп үтте. Татарстанда 7 меңнән артык тарихи-архитектура һәйкәле исәпләнә. Аларның 1440ы федераль һәм республика сагына алынган. Мәсәлән, Зөядә ХVI гасырга караган тарихи һәйкәлләр, Болгарда XIII-XIV гасыр объектлары юкка чыккан. Минтимер Шәрип улы «Яңарыш» фондына ярдәм кулы сузган оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтен җиткерде.
Шәһәр мэры Илсур Метшин: «Кайчандыр соңгы планда булган тарихи-мәдәни архитектура һәйкәлләренең язмышын Татарстан Президенты шәхси күзәтү астына алган икән, бу - Казанның тарихи йөзен саклап калуда зур этәргеч», - дип белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading