16+

Кистемгә бардым әле. Фамилияләрен сорыйсы да юк, барысы да Касимовлар

Республикабыздан читтәге татар диаспорасы белән очрашырга, аралашырга яратканга мин еш кына юлда.

Кистемгә бардым әле. Фамилияләрен сорыйсы да юк, барысы да Касимовлар

Республикабыздан читтәге татар диаспорасы белән очрашырга, аралашырга яратканга мин еш кына юлда.

Шуңадыр, Идел -Урал буендагы алты республика арасыннан бары Удмуртиядә генә булганым юк иде. Ел саен чакырып торсалар да, быелның ноябрь аенда гына насыйп булды. 

Удмурт иленең Балезино районындагы Кистем мәктәбендә гасыр башында ук инде “Илһам” татар телендә шигырь укучылар бәйгесе уздыра башлаганнар. Быел 19ынчысы үтте. Мондагы милләттәшләребезнең туган телгә мөнәсәбәтләрен үз күзләрем белән күреп кайтасым килеп, билгесезлек көтеп торган озын кичке юлга кузгалдым. Аннары: “Дуслар-танышлар, милләттәшләр яшәсен!” - дигән фикергә килдем. Автобустан ук мине республикада нәшер ителә торган “Яңарыш” газетасының йөртүчесе Наил абзый каршы алды һәм коллегам Эльмира Нигъмәтҗанова фатирына илтеп куйды. Озак уйлап тормыйча, баш мөхәррир шулай хәл иткән.

Ә каләмдәшем Эльмира ханым минем күптәнге танышым, юк алай гына да түгел, якын дусты итеп, токмачлы ашлар, эчпочмаклар пешереп каршы алды. Рәхәтләнеп сөйләшеп, шигырь укып, кич утырдык. Шунда мин тагын бер тапкыр (инде ничәнче кат): “Ярый әле, татар булып туганмын. Ярый әле, шундый кунакчыл юмарт киң күңелле, игелекле халык баласы булганмын!“- дип сөенеп туялмадым. 

“Илһам”нан илһам алып
 Ә иртәгесен бу шатлык хисе тагын да артты. Без “Яңарыш”тагы каләмдәшләр белән бергәләп, Удмуртиянең иң төньяк чигендә урнашкан татар авылы Кистемгә киттек. Өч сәгатькә якын урманнар аша бардык. Монда ул көнне чын кыш иде. 

Кистемдә безне милли кием кигән: калфаклы-түбәтәйле нурлы йөзле малай-кызлар үзебезчә сәламләп чәкчәкләр белән каршы алдылар. Ишектән кергән һәркемгә шундый хөрмәт күрсәттеләр. Ә кунаклар чынлап та күп килде ул көнне Кистемгә. Район үзәгендәге балалар бакчалары, мәктәпләрдән, күршедәге Падера авылыннан. Нәниләр дә, үсмерләр дә милли киемнәрдән, барысының да җиңәргә килгәне сизелеп тора. 

Тукайдан, Җәлилдән башлап, бүген балалар күңеленә хуш килгән авторларның шигырьләрен туган телдә тыңлап хушландым. Сабыйлар авызыннан үз шигырьләремне дә ишетү аеруча рәхәт булды. Роберт Миңнуллин, Резеда Вәлиева кебек бөекләребезнең дә рухлары шатлангандыр ул көнне. 
Бу якларда татар теленең үзенчәлекле диалекты. Кайбер сүзләре бигүк аңлашылып та бетми. Ләкин бу аларга милләтебезне, туган телебезне яратырга, хөрмәт итәргә комачауламый. Киресенчә, булыша. Һәрбер адымнарыннан, һәр гамәлләреннән сизелеп-беленеп тора ул. 

“Татар теле ничә сәгать укытыла?”
Кая гына барсам да, мәктәпкә кергәч “татар теле атнага ничә дәрес укытыла?” - дип сорыйм. Җаваплар бик сөендерерлек булмый күп вакыт. 1,2 сәгать укып кына яхшы өйрәнеп булмавы көн кебек ачык бит инде. Ә монда Кистемдә 4 сәгать укыту җаен тапканнар. Уку елы башында мәктәпне биш көнгә күчерү турында сүз чыккан булган. Йокларга яраткан кайбер әти-әниләр шимбәне ял көне итәргә ризалык та белдергән. Нәкъ шул чакта Казаннан “Татарстан Яңа гасыр” телекомпаниясеннән “Заман көзгесе”н төшерергә Илзирә Юзаева төркеме килгән.

Талантлы журналистның үтемле чыгышы, тапшыруы үз эшен эшләгән – урта мәктәп элеккечә алты көнлек укуда калган. Ә бит бишкә күчкәндә иң башта татар теле җәфа күрәсе көн кебек ачык иде. Ул бит күп җирдә артык кашык кебек, аңардан ничек котылырга белмәүчеләр бихисап. Ә Кистемдә моңа юл куймаганнар. Чөнки алар үзләренең бөтен җиңүләре нигезендә дә туган тел тора дип бик дөрес уйлыйлар. Ә җиңүләре, чынлап та, зур. Узган ел бер кызлары Хамидә Касимова Казанда үткән Халыкара олимпиаданың җиңүчесе булган. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Касимованың гына түгел, бөтен Удмуртия татарларының горурлыгы бу. Ләкин Кистемдә ирешелгәннәр белән генә ризалашып тормыйлар - яңа уңышларга карап яшиләр. Мәктәпнең үз театры бар. 

— Яңа ел бәйрәмен дә татарча итеп уздырып, Кыш бабайны үзебезчә җырлатып-биетергә хыялланабыз, - диде мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Касимова. Игътибар иткәнсездер инде, Кистем журналистлар өчен үтә дә җайлы авыл. Әңгәмәдәшеңнең исемен генә сорыйсы. Фамилияләре барысыныкы да диярлек, Касимовлар. Шуңа күрә монда балаларны да такта янына җавап бирер өчен әтисенең исеме белән чакыралар. 

Җидегән җиде ... егет 
- Мәктәптәге 35 укытучының эчтән бере Кистемнең үз балалары. Югары белем алалар да, дипломнарын тотып, зур хыял-өметләр белән туган мәктәпләренә кайталар, — ди яшь директор Динә Касимова. 

Быел беренчеләрнең “икенче” әтиләре булган Рамил Касимов та сокландырды. Конкурста сыйныфындагы 7 малайның җидесе дә катнашты. Ни гаҗәп, кызлар бөтенләй юк. Ул елны малайлар гына туган булган, күрәсең. Аларның һәрберсе өчен Рамил абыйлары борчылып та, сөенеп тә торды. 
Башта егет педагогия институтының физика-математика факультетына кергән булган, ике ел укыгач, үзенеке түгеллеген аңлап, башлангыч сыйныфлар укытучылары әзерли торган бүлеккә күчкән. Һәм бер дә үкенми. 

Рамил белән якыннанрак аралашырга теләп, эзләп килгән идем, аның эше күп чак булды. Укучыларын өйләренә озата торган вакыты. Малайларга киенергә булыша, курткаларын каптырыша иде. Рамил әле өйләнмәгән. Ходай кушып, тигез яры очрап, иң шәп әти булсын иде ул.

Кистемдә сөендергән нәрсәләр шактый булды. Алар барысы да туган телне хөрмәтләүдән килеп чыга. Ашханәдә үзебезчә “Тәмле булсын!” дип язып куйганнар. Моның ние гаҗәп дисезме? Рус теленә тәрҗемәсенең булмавы. Хәер, моңа гаҗәпләнергә дә кирәк түгелдер инде, татар авылындагы татар мәктәбе ич, ул, нәкъ шулай булырга тиеш. 

Кистемнән бик сөенеп, күңелемә өмет уты кабызып кайттым. Менә бит тырышканда- теләгәндә була икән бит туган телгә ярдәм итеп тә, аны яшәтеп тә. Хәтта Рәсәй уртасындагы Удмурт илендә дә. Бу язмамны укып, һәркем үзеннән торганын аңлап, бүтәннәр дә үрнәк алса, иртәгесе көнебез тагын да яктырак, ышанычлырак булыр, иншалла. 
 

Казан Ижевск -Казан.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йолдыз ханым! Ошбу сез башкарган зур hэм гыйбрэтле сэяхэтегездэн барлыкка килгэн элеге кунеллэрне эретэ, йорэклэрне шатландырып, кузлэрдэн яшьлэр агызып, эле узебезнен туган телебез бетмэс диеп бик тэ соенеп укыла торган кичерешлэрегезне халкыбызга житкеруегез очен зур Рэхмэт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гыйбрәтле, чын күңелдән сөенеп язган мәкаләгез өчен рәхмәт! Ата- аналар, мәктәп, җитәкчеләр бер сүздә булып, татар теленә сәгатьләр саны кимемичә укытылса, татар телен белү заман таләбенә әйләнсә, бетмәс татар теле!

      Мөһим

      loading