16+

Күршеләрдә – зур бәйрәм «Ватаным Татарстан»га – 95

Озын-озак бәхетле гомер теләгәндә һәрберебез белә - андый бәхет һәркемгә елмаймый. Яшәешнең үз кануннары, үз кагыйдәләре, кем әйтмешли... Озын-озак гомернең матбугат чараларына кагылуы да сирәк очрый торган табыш. Көнләп түгел, сәгатьләп дөнья үзгәргәндә, кемнәрнеңдер төшеп калуы, югалуы гаҗәпмени?

«Ватаным Татарстан» газетасының менә инде бер гасырга якын үз йөзен, үз укучысын саклап кала алуы исә күп нәрсәләр турында сөйли. Быел 95 еллык юбилеен билгеләп үтүче матбугат чарасының, анда хезмәт куйган дусларыбыз-каләмдәшләребезнең зур тырышлыгы, дәвамчанлык, тотрыклылык нәтиҗәсе ул. Заман белән бер адымда атлаудан бигрәк, бер адымга алдан барырга тиешле журналистика тармагында «Ватаным Татарстан»ның үз сүзе, үз салган юлы күпләргә үрнәк.
Шушы зур юбилей уңаеннан, без дә каләмдәшләребезне котлап, иҗат уңышлары, сокланырлык үрләр телибез. Еллар шаукымы да, заманалар кырыслыгы да нигезегезне какшатмасын, бары матур киләчәк алып килсен, укучыларыгызның саны елдан-ел артсын!
«Шәһриказан»лылар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading