16+

Кыр уртасында кычкырып янган

Татарстанда 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә.

Кыр уртасында кычкырып янган

Татарстанда 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә.

Республикада урманнар 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны били. Быел янә 2564 гектарда агачлар утыртылачак.

Илкүләм проект файдасы

– “Экология” илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда урманнарны саклау һәм ишәйтү эшләре башкарыла. Узган елны ук урман питомникларында һәм Татарстанның селекция-орлыкчылык үзәгендә 34,1 миллион берәмлек үсенте булдырылды, - диде республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлап 4 майда халыкара “Хәтер бакчасы” (“Сад памяти”) акциясе үткәреләчәк. Казан янында чаралар Биектау районындагы Бөреле җәнлек совхозы, Семиозерка авылы һәм Лаеш районындагы Тарлаши, Матюшино авыллары җирлекләрендә оештырыла. Министр әйткәнчә, “Хәтер бакчасы” акциясе бер 4 май белән генә чикләнми. Әлеге шигарь астында агач утырту шәһәрләрдә һәм авылларда башка көннәрдә дә үткәрелә. Акция барышында барлыгы 1 миллионнан артык агач утырту ниятләнелә. Агач утырту өмәләренең көне-сәгате турында Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук “Сад памяти” акциясенең сайтларыннан белеп булачак.

Кемгә утын кирәк?

“Татарстанның чиста урманнары” республика акциясе быел 22 апрельдән 22 июньгә һәм 9 сентябрьдән 9 ноябрьгә кадәрге вакыт аралыкларында гамәлгә ашырылачак. Узган ел урман эчләреннән 1,3 мең кубометр чүп-чар җыештырылган һәм 5,7 мең кубометр ауган агач өемнәргә өеп куелган.

– М-12 түләүле автотрассасы янындагы урманнардагы ауган агачлар да кискәләп өемнәргә өелде. Кешеләр урманчыдан рөхсәт сорап, ауган агачларны утынга яки чималга алып кайта ала, - диде министр Равил Кузюров “Шәһри Казан” хәбәрчесе соравына җавап биреп.

Корган үлән үлем тарата

Республикада быел урманнарга якын урыннарда корган үләннәргә ут каба башлауның – 18, ә ачык януның 15 очрагы теркәлгән инде.

– Узган елның апрель һәм май айларында табигатьтә янгын чыгуның 950 очрагы булды, алар тиз арада сүндерелде. Корган үләннәрне яндырып йөргәндә 1 кеше үлде, 2 кеше төрле дәрәҗәдә тән пешүләренә юлыкты. Мәрхүм булган дигәне кырда корган үләннәрне яндырган. Җил юнәлешен үзгәртү сәбәпле, ут теге бичараны чолгап алган һәм төтенгә тончыктырып үтергән. Корган үләннәрдән күчкән ут узган ел Актаныш районындагы Буаз-Күл авылындагы 2 йортны, 5 корылманы күмергә әйләндерде. Мамадыш районындагы Яңа Закамский авылында да 1 өй һәм автомобиль янды, - дип ачы мисаллар китереп сөйләде Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин.

Татарстанда 120 авыл урманнарга терәлеп урнашкан. Әлеге авыллар 10 метр киңлектәге минерализация полосасы, ягъни, сукаланган җир белән әйләндереп алынырга тиеш. Урманнар читләрендәге минерализация полосасының киңлеге 1,4 метрдан да тар булмавы сорала.

“Режим” көннәрендә шаярма

– Янгынга каршы режим кертелгән көннәрдә урманнарга якын авылларда һәм бакчачылык ширкатьләрендә корган үләннәрне яндырырга ярамый. Үзгә режим игълан ителгән көннәрдә, табигатьтә учак кабызу, гомумән дә, тыела. Штрафлары да икеләтә арттырып салына, - дип кисәтте Максим Трущин.

Янгынга каршы режим тәмамлангач, корган үләннәрне 30 сантиметр тирәнлектәге һәм 1 метр диаметрдагы чокырда яндырырга рөхсәт. Учак корылмадан 50 метр читтә булсын. Тимер чан-бочка кулланган очракта, учак корылмадан 25 метр читтә торырга тиешле.

– Мангал йортка яки корылмаларга 5 метрдан да якынрак тормасын. Аның тирәсе 2 метр радиуста корган үләннәрдән, чүпләрдән чистартылсын. Учак янында һәрвакыт бер кеше күзәтүдә булсын, - дип киңәш бирде Максим Трущин.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф салына. Урманнарда янгынга каршы үзгә режим кертелгәндә штрафлар: гражданнарга 50 мең сумга, вазифа биләгән затларга 90 мең сумга, ә юридик затларга 1 миллион сумга кадәр җиткереп түләттерелә.

Гомум рәвештә янгынга каршы үзгә режим игълан ителгән көннәрдә таләпләрне үтәмәгән гражданнарга 10 мең сумнан 20 мең сумга, вазифа биләгән затларга 20 мең сумнан 30 мең сумга, эшкуарларга 40 мең сумнан 60 мең сумга һәм юридик затларга 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф яный. Шунлыктан, урманнарга карата кертелгән янгынга каршы режимда да, гомум рәвештә кертелгән янгынга каршы режимда да ут белән шаярмавың хәерле.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading