16+

«Көзге сессия интенсив режимда узачак»

26 сентябрь көнне ТР Дәүләт Советының чираттагы сессиясе узачак. Бу көнне берьюлы ике утырыш булыр дип көтелә. Беренчесендә ТР Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Сәгать уникедә башланачак Дәүләт Советы утырышында исә барлыгы 40лап мәсьәлә каралыр дип көтелә.

«Көзге сессия интенсив режимда узачак»

26 сентябрь көнне ТР Дәүләт Советының чираттагы сессиясе узачак. Бу көнне берьюлы ике утырыш булыр дип көтелә. Беренчесендә ТР Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Сәгать уникедә башланачак Дәүләт Советы утырышында исә барлыгы 40лап мәсьәлә каралыр дип көтелә.

Шулар арасыннан мөһим һәм зур кызыксыну тудырган закон проектларының берсе - «Татарстан Республикасында йорт хайваннарын асрау турында». Бу законны республика халкы инде күптәннән көтә. Әлеге мәсьәләгә карата халыктан 80гә якын тәкъдим килгән. Бу турыда парламент Секретаре Лилия Маврина ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында сөйләде. Ул көзге сессия чорында каралачак төп мәсьәләләргә багышланган иде. «Көзге сессия интенсив режимда узачак», - дип билгеләп үтте Лилия Маврина.
Быелгы елның мөһим вакыйгаларының берсе - РФ Конституциясенең 20 еллыгы. Бу уңайдан республикада да зур эшләр алып барыла. Россия Конституциясе көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар Дәүләт Советы эшендә дә чагылыш табачак. 2 сентябрь көнне барлык мәктәпләрдә парламент дәресләре үткән. Моннан тыш, укучылар өчен иҗади конкурс та игълан ителгән, аңа нәтиҗәне юбилей алдыннан ясарга җыеналар. Октябрьдә әлеге датаны билгеләп узу буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы үтәчәк. Комитетны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Конституция көне уңаеннан «Конституция сәгате», парламентара «түгәрәк өстәл» (анда Башкортстан Республикасыннан да вәкилләр булыр дип көтелә) һәм тагын башка күп чаралар үткәрелү күздә тотыла.
Октябрь аендагы утырышта каралачак үзәк мәсьәлә исә бюджет белән бәйле. Бюджет турындагы закон проекты октябрьнең 15еннән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading