16+

«Милләт» басмаханәсе янә ишекләрен ачты

Казанның нәкъ үзәгендә - Нариман урамында урнашкан элеккеге «Милләт» басмаханәсе янә үзенең ишекләрен ачты. «Ул киләчәктә дә татар милләтенә хезмәт итәчәк, монда хәрамгә урын булмаячак». Яңартылган бинаны ачу тантанасында аның хуҗасы Рәүф Хәсәнов килгән кунакларга шулай дип белдерде. Әлегә кадәр бина ташландык хәлдә иде. 2011 елның 21 октябрендә Казан башкарма...

Казанның нәкъ үзәгендә - Нариман урамында урнашкан элеккеге «Милләт» басмаханәсе янә үзенең ишекләрен ачты. «Ул киләчәктә дә татар милләтенә хезмәт итәчәк, монда хәрамгә урын булмаячак». Яңартылган бинаны ачу тантанасында аның хуҗасы Рәүф Хәсәнов килгән кунакларга шулай дип белдерде.
Әлегә кадәр бина ташландык хәлдә иде. 2011 елның 21 октябрендә Казан башкарма комитеты уздырган аукционда аны Рәүф Хәсәнов сатып алды һәм шунда ук яңарту эшенә дә кереште. Шушы көннәрдә генә бу тарихи бина тулысынча төзекләндерелеп, беренче кунакларны кабул итте. «Милләт»нең ачылыш тантанасына Татарстан Президентының ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова да килгән иде. Рәүф Хәсәнов үзенең чыгышында сөйләгәнчә, «Милләт» басмаханәсенең бинасы 1908 елда татар сәүдәгәре Ибраһим Идрисов һәм мәхәллә имамы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе Галимҗан Баруди тарафыннан төзелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading