16+

Нәфис хәзрәт Зәйнулла мулланың туганнарын эзли

Матбугат элек-электән халыкның киңәшчесе, сердәшчесе һәм ярдәмчесе булып торды. Үзе генә җавап таба алмый торган сорауларын укучы газетага юллады һәм аларга тиешле белгечләр: юристлар психологлар, табиблар фәнни итеп дөрес җавап бирде. 

Нәфис хәзрәт Зәйнулла мулланың туганнарын эзли

Матбугат элек-электән халыкның киңәшчесе, сердәшчесе һәм ярдәмчесе булып торды. Үзе генә җавап таба алмый торган сорауларын укучы газетага юллады һәм аларга тиешле белгечләр: юристлар психологлар, табиблар фәнни итеп дөрес җавап бирде. 

Шөкер, укучыбыз бүген дә, инде социаль челтәрләр чәчәк аткан вакытта да, ярдәм көтеп газетага мөрәҗәгать итә. Азнакай районы Кызыл Сукачы (элек Чатра)  авылы мәчетенең мулласы, максатына ирешү юлында бернинди авырлыклар, киртәләр алдында да куркып калмаучы Нәфис хәзрәт Шиһапов үз алдына максатлар куеп яши. Элек тә бу авылда мәчет булган. Аның мулласы Галиуллин Зәйнулла Галиулла улы Азнакай районы Әлкәй авылында 1880 елда туган булган. Чатра авылына нигезне шул әлкәйлеләр салган. 100 ел элек Әлкәйдә янгын булгач, 7 гаилә яңа урынга төпләнеп, яңа авыл оештырып җибәргәннәр.

Эшләребез уң булсын, Аллаһ ризалыгы өчен диптер, мәчет ишеген дә ачканнар. Ләкин заманалар нык үзгәреп, бар мәгънәсендә дөньялар кызаргач, 1929 елда Чатра мулласы (ул чакта Ютазы районына кергән) Зәйнулла хәзрәт Галиуллинны кулак дип гаеплиләр һәм сөргенгә сөрәләр. Шуннан бирле аның турында бер генә мәгълүмат та юк.1998 елның 23 июнендә исеме аклануы гына билгеле.

Болар турында Нәфис хәзрәт архив документларынннан белгән. Соратып язгач, шундый җавап килгән.

Җепнең очы күренә башласа да, ул әле шактый чуалган. Аны чишәсе, бер гаепсезгә туган нигезеннән кубарылган мулланың рухына аның исән булган туганнарын нәсел-нәсәбәсен бергә җыеп, коръән укытасы килә Нәфис хәзрәтнең. Бу гозерен, ярдәм итүебезне сорап, газетабызга да юллаган. Мондый якты уйлы, киләчәккә карап, өмет белән яшәүче Аллаһ юлындагы бу дустыбызга булышасыбыз килгәнгә, аның үтенечен бирергә булдык. Белүчеләр булса, редакциягә, йә булмаса, минем телефонга (89600356407) хәбәр итсен. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X