16+

Нәүрүз күңелле узса, җир юмартрак була

Нәүрүзне никадәр күңеллерәк итеп үткәрсәң, җир кешегә карата шулкадәр юмартрак булачак, дип әйтәләр. Бу яктан Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) студентларына тиңнәр юктыр, мөгаен. Алар әлеге бәйрәмне ел саен төрле милләт халыкларының берсеннән-берсе матуррак, үзенчәлеклерәк һәм колоритлырак чыгышлары, җыр һәм биюләр белән билгеләп үтә.

Быел да университетның 1 нче аспирантлар һәм студентлар йортының актлар залы сәхнәсендә төрле илләрдән килеп биредә укучы студентлар искиткеч концерт әзерләделәр. Студентлар башкаруындагы испан, казах, көнчыгыш, үзбәк, вьетнам, таҗик, лезгин биюләре бөтен тамашачыларны таң калдырды. Мисыр, Нигерия, Ирак, Бенин, Конгодан килеп белем алучы студентларның күмәк биюе күңелне аеруча җәлеп итте. Татар, рус, инглиз, француз, уйгыр, кытай телендәге җырларны залда утыручылар барысы да күңелләре аша уздырып утырды. Концерт номерлары белән бер үк вакытта, студентлар һәм килгән кунаклар Нәүрүз бәйрәменең тарихы, аның үзенчәлекләре белән дә танышты. Төрки халыклар билгеләп үтә торган Нәүрүз фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иран, Әфганстан, Үзбәкстан һәм тагын кайбер башка илләрдә ул элек-электән Яңа елны каршылау бәйрәме буларак та үткәрелә.
Кыскасы, чираттагы Нәүрүз бәйрәме төрле милләт һәм халыкларны янә берләштерде, дуслаштырды. Университетның Халыклар дуслыгы клубы башлангычы белән үткәрелә башлаган әлеге бәйрәмнең быел юбилее дисәң дә була. Клубының җитәкчесе - университетның гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Венера Мушарова әйтүе буенча, быел алар аны 25 нче тапкыр үткәргәннәр. Халыклар дуслыгы клубы һәрвакытта да төрле милләт һәм халыкларның шулай дус-тату, бер-берсенең мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән танышып яшәвенә зур көч куя һәм әлеге эшне даими рәвештә алып бара. Ә дуслык урнашкан җирдә тынычлык һәм бердәмлек тә була!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading