16+

Сабантуйга керү “билеты” – түбәтәй яки калфак

Татарстан авылларында бу атнаның шимбәсеннән Сабантуй бәйрәмнәре башланып китә.

Сабантуйга керү “билеты” – түбәтәй яки калфак

Татарстан авылларында бу атнаның шимбәсеннән Сабантуй бәйрәмнәре башланып китә.

Сабан туе Чаллыда – 15 июньдә, ә Казанда 23 июньдә була.

Дөньяны колачлыйбыз
– Татарстан – тирән тамырлы мәдәниятле республика. XXнче гасыр ахырларында милли традицияләр югала башлаган иде. Республикада 5 ел элек халыкларның милли бәйрәмнәрен яңартуга һәм үстерүгә керештек. Мәсәлән, русларның “Каравон” фольклор бәйрәме гөрләп үтте, 20 меңнән артык тамашачыны җыйды, – диде республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Быел XIVнче Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь краеның Барда авылында, ә   XXIVнче федераль Сабантуй Мари Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә оештырыла.

– Россиянең 62 төбәгендә һәм 39 чит илдә Сабан туйлары узачак. Татарстаннан читтә 400дән артык Сабантуй билгеләнгән, Идел буендагы Сабантуйларның барысын да исәпләсәк, алар меңгә якын, әле артык та булмаса?! Мин балалар Сабан туе, театраль Сабантуй, дип бүлүләрне хупламыйм. Сабантуй ул – беренче чиратта татар халкының милли бәйрәме, ул үзенең мәйданына балаларны да һәм өлкәннәрне дә туплый. Сабантуйның төп кунагы җырчы-артист түгел, ә игенче белән терлекче. Россия Президенты Владимир Путин башлангычында илебездә 2024 ел – Гаилә елы.  Милли көрәш, милли уеннар, гаиләләр – бәйрәмнең төп бизәкләре. Сабан туйларына фольклор костюмнарыннан түгел, ә милли киемнәребездән килсәк иде, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. 

Казанда батырга – автомобиль
Казанда Сабан туйлары 23 июньдә  өч мәйданда оештырыла. Болар: Идел буе районының Тынычлык бистәсендәге Каенлык, Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык һәм Киров районындагы Аккош күле буендагы мәйдан. Программа 9.30 сәгатьтә башлана. 

– Казан Сабан туйларында республика районнары җыр-биюле һәм җирле остаханәле “ишегаллары” тәкъдим итә. Милли бәйрәмебезгә БРИКС илләренең 150 мэры, БРИКС уеннарында катнашучы спортчылар да килә. Сабан туенда кунакларны “Ачык капка” каршылый, ул татар халкының күңел киңлеген, дөньяга ачык булуын гәүдәләндерә. Сабан туйларына ир-атлар түбәтәйдән, ә хатын-кызлар калфактан килсен иде. Кызганыч, татарлар милли киемнәргә бик үк әһәмият бирми, – диде Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. 
Тынычлык бистәсендәге Каенлыктагы Сабан туена авыл районнарында батыр калган көрәшчеләр җыела. Абсолют батырга бүләк – автомобиль.

Татулыкта, байлыкта
Татарстанда 175 милләт һәм халык вәкилләре дуслыкта-татулыкта яши. 
– Ассамблея 39 милли җәмгыятьне берләштерә. Республика Хөкүмәте милләтләргә мәдәниятләрен үстерүгә ярдәм итә. Милли җәмгыятьләр республикадагы төрле мәдәни чараларда, әлбәттә инде, татар халкының милли бәйрәме – Сабан туйларында да катнаша. Сабан туйлары төрле милләтләрне бер олы мәйданга җыеп, республикадагы халыкларның дуслыкта яшәүләрен күрсәтә, – диде Татарстан халыклары ассамблеясы советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин.

Пушкинны онытмыйбыз
Казанда 6 июньдә рус халкының бөек шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр китерелә.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан татар җәмәгатьчелеген кабул иткән кебек, рус шагыйре Александр Пушкинның да туган көне алдыннан рус җәмәгатьчелеген кабул итә. Бу олы мәртәбә. Пушкин да халык фольклорына әһәмият биргән, аларны өйрәнгән. Түбән Кама шәһәрендә 6 июньдә Пушкин исемендәге бульвар ачыла, – диде “Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ирина Александровская.

Җырласын балалар!
“Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә традицияләрне саклау ресурс үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Алсу Мифтахова таныштырганча, Казанда 19-23 июньнәрдә IIнче Бөтенроссия балалар Фольклориадасы була. 

– Россиянең 82 төбәгеннән, шул исәптән, Донецк һәм Луганск республикаларыннан балалар фольклор коллективлары килә. 21 июньдә Иннополиста концерт бирелә. Яшь артистлар 22 июньдә Биектау, Апас, Лаеш, Яшел Үзән районнарында һәм Казанда “Хәтер” акцияләрендә катнаша, – диде Алсу Мифтахова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading