16+

Сереженькадан татар малае ясадык

Олыгая барган саен, бала чаклар ешрак хәтердә яңара. Фәкать, уен-көлкедән гыйбарәт булган самими балачак бит ул шуңа да.

Сереженькадан татар малае ясадык

Олыгая барган саен, бала чаклар ешрак хәтердә яңара. Фәкать, уен-көлкедән гыйбарәт булган самими балачак бит ул шуңа да.

Чувашиядәге туган авылым Әлмәндә 1960 елларда балалар болай да күп, ә җәйге каникулда шәһәрләрдән дә малайлар белән кызлар кайткач, урамнар тулыр иде. Казаннан гимнастка Мәрьям Насыйбуллина, шахматчы абыйлы-энеле Наил белән Азат Кадырлеевлар, Кузнецкидан җырчы кыз Рәмия Закирова кайта. Волжскидан Розаның, бертуганнар – Фәния, Дания, Зөлфирә, Эльмираның, Ростов-на-Дону шәһәреннән Галиянең инде фамилияләрен дә хәтерләмим. Шәһәрнекеләр безне шашка-шахмат уйнарга өйрәтә, ә без авыл эшләрен ничек башкару турында “дәрес” бирәбез.

Көтү каршыларга барулар – үзе бер мәзәк. Шәһәрләрдән кайткан кайбер кечерәк балаларның сарыклардан һәм кәҗәләрдән куркып йөгерүләренә, чыркылдап кычкыруларына шаккатып көлешә идек. Яңгырлар яумыйчарак торса, “Карга боткасы” йоласы оештырабыз. “Яңгыр, яу-яу. Алтын кашык бирермен”, – дип, такмаклый-такмаклый бер-беребезгә һәм үткән-барган кешеләргә су сибәбез. Коры көннәр дәвам иткәннәрдә Фирдәвес апа, ярмалар җыеп, зур казанда ботка пешерә иде. 

Җиләкләр өлгергән бер вакытта Мәскәүдән Шәрәфури апаның улы Сережа Пуртов кайтып төшә. Аның кайтуы урамны тагын да җанландырып җибәрә. Күбрәк кара төсләрдәге киемнәр киенгән авыл балалары арасында ак майкадагы, ак носкидагы һәм зәңгәр шортиктагы Мәскәү малае әллә кайдан аерылып тора. Сережа озын-озын шигырьләр укый, безне русча сөйләшергә өйрәтә, ә без аны татарчага өйрәтәбез. Җәй ахырларына ул татарча шактый сукалый башлый. Уйный-уйный әлсерәп беткәч, инешкә су коенырга йөгерәбез. Кызлар бер читтәрәк, яр кырыендарак коена. Туганнарыбыз Рифат, Илдар, Фәрит белән Сережа инешнең уртасына ук кереп китәләр. Без кызлар: “Сереженька, глубоко йөзмә! Далеко йөзмә!” – дип, белгән кадәр русчабызны кушып кычкырабыз. Мәскәү малаена Әлмән авылы ошасын дип, үзебезчә ялагайлану да иде инде бу.

Бакчаларында шомыртлары пешкәч, Мөкәррәмә апа безгә савытлар бирә, шул савытларга шомырт җыябыз, аннан соң аны шикәр комы белән болгатып ашыйбыз. Балачактагы шул шомырт тәме хәзер дә тел очымда тора. Әтиемнең абыйсының кызлары Фәнзия белән Рәмзия балаларга Мәскәү конфетлары таратырлар иде. 

Аллага шөкер, чордашларның һәммәсе олы тормыш юлында үз урынын тапты. Әлмән авылыннан чын татар малае булып китә торган Сереженька хәзер Мәскәү мэриясендә зур җитәкче.

Равилә Мөбәракшина,
Казан.

 


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading