16+

Шәмаил һәр татар гаиләсендә булырга тиеш

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнагть музее белән берлектә, "Минем гаиләмнең шәмаиле" Россиякүләм бәйге оештыра. Конкурс быел икенче тапкыр уздырыла. Үткән елны чарага 300 эш кабул ителгән. Анда Россия төбәкләреннән генә түгел, Казахстаннан, Австралиядән дә катнашучылар булган.

- Конкурс җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Шуңа да аны ел саен уздырырыга карар кылдык. "Минем гаиләмнең шәмаиле" конкурсы татар милли сәнгате - пыялага ясалган шәмаилләрне популярлаштыру, иҗади үсешкә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, борынгы шәмаилләрне барлау һәм саклау максатыннан оештырыла. Моннан тыш, шәмаилләр ярдәмендә туристлык тармагын үстерүгә дә өлеш кертү. Төрекләрдә - эбру, ираннарда керамик сәнгате үскән. Татар халкы тормышында исә шәмаилләр элек-электән үк шактый мөһим урын алып торган. Элек татар шәмаиле һәр йортта булган, безнең максат та аны кабаттан кайтару, - дип сөйләде журналистларга Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров.

Бәйге дүрт төрле номинациядә үткәрелә: "Традицион татар шәмаиле", "Гаилә ядкәре", "График шәмаил" һәм "Татар шәмаиле техникасында ясалган рәсем". Конкурсның гомуми бүләкләү фонды 100 меңне тәшкил итә. Үткән елдан аермалы буларак, быел шәмаил техникасында ясалган, әмма дини эчтәлектә булмаган картиналар да кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен анкеталарны 20 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading