16+

Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи

12 августта «Миллиард.Татар» редакциясе Майнкрафт уенында «Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи» дигән турнир оештырган иде. Бүген аның җиңүчесе дә билгеле булды.

Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи

12 августта «Миллиард.Татар» редакциясе Майнкрафт уенында «Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи» дигән турнир оештырган иде. Бүген аның җиңүчесе дә билгеле булды.

БРИКС саммитына багышланган бәйгедә егерме ил, аерым алганда Бразилия, Төркия, Мисыр, Сингапур, Кытай, Чили, Сербия, аргентина, Белоруссия, Һиндстаннан 200дән артык иң яхшы төзүче катнашкан. 

Турнирда катнашкан Кытай, Бразилия, Африка, Көньяк Азия һәм Якын Көнчыгыш командалары волонтерлары үзләрен Татарстан җыелмасы буларак тәкъдим иткән. Быелгы турнирда Казан аэропорты белән "Казан Экспо" төзелгән. 

Бәйге быел өченче ел үткәрелә. Һәм шул өч ел дәвамында 350дән артык уникаль бина барлыкка килгән. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов октябрь аенда көтелә торган БРИКС саммитының Казан өчен зур вакыйга булуын ассызыклап, аны популярлаштыру ягыннан турнирның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

– Бу зур җаваплылык һәм игътибарлылык сорый торган кызыклы проект. Бәйгедә катнашучылар иҗади якын килеп, зур эш башкарганнар. Алар арасында аерым җиңүчене билгеләү дә авыр, – дип, ул турнирда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.  

Ә беренче урынга Казаннан Артем Гурунов лаек булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading