16+

Татарстан урманнарында үссә иде алмалар!

Республикада урманнар 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны били.

Татарстан урманнарында үссә иде алмалар!

Республикада урманнар 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны били.

Урман хуҗалыклары алма бакчалары оештырсыннар, эш урыннары, халыкка үзебезнең продукция булыр иде. Хөкүмәт йортында узган брифингта “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесенең шушы тәкъдименә Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров:” Безгә урманнар гына карый, җиләк-җимеш агачлары белән шөгыльләнмибез шул”, – дип җавап кайтарды.

Хәзер бит базар мөнәсәбәтләренә корылган заман. Килер бер вакыт, урман эчләрендә алма бакчалары күз явын иркәләп торыр, дип уйлыйм әле мин.
Быел “Экология” илкүләм проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында, “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 117 миллион сум бирелгән. 

– Әлеге чыганаклар хисабына, төбәк проекты кысаларында, 2564 гектарда урман торгызу эшләре башкарылды, ә гомумән, урман утырту эшләре 3888 гектар мәйданны колачлады. Үсентеләр чыгару өчен инде 669 килограмм агачлар орлыклары хәстәрләнде, – дип сөйләде министр.

Урманнарның иң куркыныч дошманы – янгыннар. Быел урманнарга якын территорияләрдә ут тарала башлауның 175 очрагы теркәлгән, ялкыннар тиз арада сүндерелгән.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә урман хуҗалыкларының техника паркы яңартыла. Урманчылыкта уртача хезмәт хакы 38 мең сум. Урта һөнәри яки югары уку йортларын тәмамлап эшкә килгән яшь белгечләргә бер мәртәбә 150 мең сум һәм 300 мең сум бирелә. Алар 3 ел урманчылыкта эшләргә тиешле булалар. Урманчылыкка урманны яраткан кешеләр килә, андыйлар мәктәп урманчылыкларында шөгыльләнеп үсә. Татарстанның “Мәктәп урманчылыклары” Россия төбәкләре арасында иң активлар, – диде Равил Кузюров.

Быелның 9 сентябреннән 9 ноябренә кадәр “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе үткәрелә. Узган ел урманчылар, оешмалар, актив кешеләр катнашындагы өмәләрдә урманнардан 400 кубометр чүп-чар җыеп полигоннарга озатылган. Октябрь башында республикада “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында 98 гектарда 1 миллион берәмлек төрле агачлар утырту күздә тотыла. Агач утырту өмәләренең урыны һәм көне турында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан белергә була.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading