16+

Татарстан халкы Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм җыеша

Республиканың хәйриячелек башлангычына башка төбәкләр дә кушылган.

Татарстан халкы Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм җыеша

Республиканың хәйриячелек башлангычына башка төбәкләр дә кушылган.

Казаннан 25 декабрьдә Курск өлкәсенең зыян күргән халкына чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.

– Татарстан халкы киң күңеллелек күрсәтеп, Курск өлкәсендәге халыкка ярдәм өчен акча җыешты. Шул акчага 70 тонна азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары сатып алынды. Киемнәр һәм кирәк-яраклар Курск өлкәсе халкы сораган исемлек нигезендә туплана, тәгаен кешесенә илтеп тапшырыла. Курск өлкәсе Татарстаннан җибәрелгән гуманитар ярдәм өчен бик рәхмәтле, – ди республиканың Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтенроссия халык фронтының төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов сөйләгәнчә, республика ел башыннан 500 тоннага якын гуманитар ярдәм туплап җибәргән. Татарстан Республикасының “Игелекле Татарстан” иреклеләрнең (волонтерларның) мәгълүмат-ресурс үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешма җитәкчесе урынбасары Гүзәл Ганиева әйткәнчә, Курск өлкәсендәге балаларга Яңа ел күчтәнәчләре дә әзерләнгән.

– Волонтерлар гуманитар ярдәм туплауда һәм аны тартмаларга тутыруда булышлык күрсәтәләр. Мин үзем дә гуманитар ярдәмне илтеп тапшыруда әледән-әле катнашам. Донбасс һәм Курск якларында Татарстан волонтерлары эшли, алар андагы халыкка нәрсәләр кирәклеге турында исемлек төзи. Татарстанда шул исемлек нигезендә әйберләр туплана. Курск өлкәсенә гуманитар ярдәмне иң беренче булып Татарстан халкы җибәрде, шушы башлангычка Идел буендагы башка төбәкләр дә кушылды, – ди Татарстанның “Яшьләр парламенты” рәисе Дамир Нургалиев.

Татарстаннан гуманитар ярдәм беррәттән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә дә кузгала. Әлеге шәһәрләрнең балаларына да Яңа ел бүләкләре әзерләнгән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading