16+

Республикада өчпочмак белән бәлешкә бәрәңге җитәрлек

Узган атна ахырында игътибар үзәгенә икенче икмәк - бәрәңге чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов нотык тотты. "Технологияне үтәгән очракта, бер гектардан 300 мең сум һәм аннан да күбрәк табыш алырга мөмкин", - диде ул бәрәңге турында.

Республикада өчпочмак белән бәлешкә бәрәңге җитәрлек

Узган атна ахырында игътибар үзәгенә икенче икмәк - бәрәңге чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов нотык тотты. "Технологияне үтәгән очракта, бер гектардан 300 мең сум һәм аннан да күбрәк табыш алырга мөмкин", - диде ул бәрәңге турында.

Татарстан халкы елына 450 мең тонна икенче икмәк ашый, орлыгын да исәпкә алсак, елына 700 мең тонна кирәк. Ә хуҗалыкларда ел саен 1,3 миллион тонна җитештерелә, шуңа да республикада бәрәңгегә кытлык юк. Әмма аграр министрның чыгышыннан аңлашылганча, без үз тамагыбызны гына кайгыртырга тиеш түгел. Баксаң, берничә район бәрәңге утырту мәйданнарын киметә дә башлаган икән.

- Кайбер районнар ярдәминкәдә сату итәр өчен бәрәңгене күршеләрдән алырга мәҗбүр. Андый җирлекләрдә безнең ярдәм белән җитештерүне, һичьюгы, читкә чыгып йөрмичә, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җайга салырга кирәк, - диде Марат Әхмәтов.

Биектау, Питрәч, Лаеш, Балтач, Кукмара һәм Тукай районнары бәрәңге кырларын ике-өч тапкырга "печкән". Юкса, эре шәһәрләр тирәсендә урнашкан районнарга, бәрәңгене кемгә сатыйм икән, дип, моңаеп, баш ватасы түгел. Казанда миллионнан күбрәк кеше яши. Димәк, өчпочмак, бәлеш, бәрәңге боламыгы ашарга яратучылар да күп дигән сүз. Әмма башкалага терәлеп торган Биектау районында бәрәңгене өч ел элек 1240 гектарга утыртсалар, хәзер бу мәйданны 440 гектарга гына калдырганнар.

- Ә элек күпме иде? - дип кызыксынды Марат Әхмәтовтан 1993-1996 елларда Биектау районын җитәкләгән Рөстәм Миңнеханов.

- Сез эшләгән чакта 2,8 мең гектар, - диде аграр министр.

- Ә миңа кадәр тагы да күбрәк иде, - дип өстәде Президент.

Рөстәм Миңнеханов районнарга шәһәр ярминкәләрендә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

Бу, чын мәгънәсендә, кризиска каршы чара. Сыйфатлы продукцияне юнь бәядән сату. Шуңа да ярминкәләр эше дәвам итәргә тиеш, - диде Президент.

Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы кризис вакытында дәүләт ярдәм кулы сузарга мөмкин булган компанияләр исемлеге бастырды. 199 оешма арасында Татарстанныкылар да бар: «КАМАЗ», «Нижнекамскнефтехим», «Нижнекамскшина», «Соллерс», «ТАИФ», «Татнефть» компанияләре һәм башкалар.
Исемлекне әзерләгәндә белгечләр компанияләрнең еллык керемнәрен, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга түләнгән салымнарын, эшчеләр санын, шулай ук Россия төбәкләрендә социаль-икътисади тотрыклылыкны ни дәрәҗәдә тәэмин итүләрен исәпкә алганнар. Исемлеккә үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин. Шуңа да, министрлыкта әйтүләренчә, исемлектәге оешмалар дәүләт ярдәмен тәгаен алачак, дип ышандырып булмый. Шул ук вакытта исемлектә булмаганнары да дәүләт ярдәменнән коры калачак, дип әйтергә ярамый.

Фото novostey.com сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading