16+

Татарстанда этләрне мәҗбүри терки башлаячаклар

Әлегә кадәр ул ирекле иде һәм моның нәтиҗәсе булмаган.

Татарстанда этләрне мәҗбүри терки башлаячаклар

Әлегә кадәр ул ирекле иде һәм моның нәтиҗәсе булмаган.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов әйтүенчә, былтыр республика территориясендә 107 809 эткә котыру авыруына каршы вакцина ясалган. Тик бу Татарстанда шуның кадәр эт яши дигән сүз түгел. 2023 елда хайваннарның туклану һәм иминлек үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, республикада барысы 125 мең эт исәпләнә. Әлеге мәгълүмат быелның 11 апрелендә «Московский Комсомолец» электрон басмасында китерелгән.

– 2017 елдан бирле нибары 13 875 эт теркәлгән. Бу аларның гомуми санының 11 процентын гына тәшкил итә. Соңгы елларда ирекле теркәлү тенденциясе кинәт кимеде. 2017 елда 2862 эт теркәлгән булса, 2023тә бу сан 65кә, ә 2024 тә – 34кә калган. 2015 елдан этләрне теркәү ирекле иде. Ккызганычка, ул хуҗасыз этләрнең санын кыскарту мәсьәләсен хәл итәргә ирек бирмәде, – диде спикер. 

Шуңа бәйле рәвештә Ветеринария идарәсе 2025 елның 1 гыйнварыннан республикада этләрне ирекле теркәүне бетереп, мәҗбүри теркәүне кертү турындагы закон проектын әзерләгән. Закон проекты Татарстан Дәүләт Советында хуплана калса, 2025 елдан республикада этләрне теркәү мәҗбүри булачак, ә 1 июльдән аларны тоту кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләтеләчәк. Аерым алганда, штрафлар эт мөстәкыйль рәвештә хуҗасына караган территориядән читкә чыккан; күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында һәм аларның йорт яны территорияләрендә йорт хайваннарын тоткан һәм хуҗасы этне теркәмәгән өчен каралган. Аның күләме 2 меңнән 4 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, икенче тапкыр штраф 5 мең сум булачак. Беркетмәләр төзү һәм административ эшләр карау Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнә.

– Закон проекты йорт хайваннары хуҗаларының җаваплылыгын арттыруга һәм имин мохит булдыруга юнәлтелгән. Илнең күпчелек субъектлары өчен хуҗасыз этләр санын киметү, закон таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык белән бәйле мәсьәләләрне караганда этләрнең хуҗаларын билгеләү кебек мәсьәләләр аерым социаль әһәмияткә ия. Аларны хәл итү әлеге мәсьәләдә булган хокукый бушлыкны бетерүдән, нәкъ менә этләрне мәҗбүри теркәтүдән башка мөмкин түгел. Хәзерге вакытта «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законның 3 бүлеге тарафыннан билгеләнгән хайваннарны тотуга карата таләпләр йорт хайваннарын мәҗбүри теркәүне күздә тотмый. Этләрне мәҗбүри теркәүне кертү хуҗасыз этләрнең санын киметергә, югалган этнең хуҗасын эзләү процедурасын тизләтергә һәм аларның социаль җаваплылыгын арттырырга мөмкинлек бирер иде. Билгеле булганча, 2022 елда хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турындагы федераль законга үзгәрешләр, аерым алганда, субъектларга йорт хайваннарын тотуга өстәмә таләпләр урнаштыру хокукын беркеттеләр. Шуңа күрә йорт хайваннарын тотуның гамәлдәге кагыйдәләре республикада этләрне мәҗбүри теркәгәндә кулланылачак төп принциплар белән тулыландырылачак. Карар проекты эшләеп, килештерүгә җибәрелгән. Киләсе елның 1 гыйнварыннан ул үз көченә керер дип уйланлыра, – диде Илдар Ногманов.

Этләрне мәҗбүри теркәү практикасы Киров, Рязань, Мурманск, Мәскәү, Ленинград өлкәләрендә, Мари Эль, Чувашия һәм Буриятия республикаларында инде кулланыла да икән.   

Этләрнең нинди токымлы булуына карамастан, барысы да мәҗбүри теркәлергә тиеш, дип тә ассызыклап үтте спикер. Яңа туган көчекләрне исә өч ай эчендә теркәргә кушалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading