16+

“Укырга яраткан кеше акчасын кызганмый”

Арча районының Яңа Кенәр авылы почтасы бүлегендә барлыгы 6 хат ташучы эшли.

“Укырга яраткан кеше акчасын кызганмый”

Арча районының Яңа Кенәр авылы почтасы бүлегендә барлыгы 6 хат ташучы эшли.

Һәммәсенә дә рәхмәтлебез, газетабызның вакытында укучыларыбыз кулына барып керүдә нәкъ менә әлеге хезмәткәрләрнең фидакәрь хезмәте бәяләп бетергесез. Чөнки әлеге җирлектә “Шәһри Казан”ның 120 укучысы яши. 

Резидә Фәхетдинованың эшчәнлеге аерым мактауга лаек. Ул “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының туган көн бәйрәменә дә чакырулы иде. Килүе белән куандырды, рәхмәт үзенә. Газетабызның киләсе яртыеллыгына язылу кампаниесе башлану уңаеннан очрашкач, бәйрәмдәге хис-кичерешләрне кабат яңартты:

– Безне – авыллардагы гап-гади хат ташучыларны хөрмәтләүче затлар табылуына бик куандык. Почта хезмәтендә мин 17 ел эшлим, миннән күбрәк эшләүчеләр дә бар, ләкин мондый мәртәбәне беренче күрүем, – диде ул.

Хезмәт сөйгән кешенең күңелен күрергә бер җылы сүз җитә. Резидә ханымның бәйрәмебездән яңа көч алып кайтып китүе безгә дә рәхәт. 61 яше тулып килә, лаеклы ялына чыккан, әмма күңелендә эшләү дәрте сүнмәгән – монысы иң мөһиме!

– Төрле көнебез була. Түзәбез. Кышларын кыенрак. Салкын көндә яңгыр явып китсә – хәрәп, аяк та атлап булмый, сукмаклар, ишек тоткаларына кадәр бозлана. Без аны үзебезчә “ледоход” дип атыйбыз инде, тайгак юлдан йөргәндә итек өстенә киеп куярга махсус җайланмалар бирәләр дә, йорт саен аяк киемнәрен салып керергә кирәк, җайсыз, – ди Резидә ханым.

Зарлана белми үзе, хәзерге эш шартлары күпкә җиңеләйде, ди. Авыл урамнарына асфальт түшәлгән. Элек пычракта саз ерып йөргәннәр, аның участогында урамнар да таулы, чокырлы, дигәндәй. Җайсызлыгы юк түгел, әмма ул һәр нәрсәнең яхшылыгын эзли, матурлыгын  күрә белә.

– Кайчагында кире сүзләрне дә әйткәлиләр, төрле холыклы кешеләр бар. Күңелгә авыр булып китә, йотам мин, яман сүзне үткәреп җибәрә беләм. Бөтенләй әрләшмим. Әллә ачу килми дисезме, килә... Дәшмәвем, сабырлыгым – алтын, – ди әңгәмәдәшем.
Сабырлыгы бөтен аның. Хәләле Фәрхәт абый белән үстергән олы улы – Азат Украинада махсус операциядә катнашуына йөрәге сызланса да сиздерми әнә.

– Әтисе  тәрбиясе. Фәрхәт гомерлек тракторчы, иртән Азатка су буе эш кушып китә дә, кичен отчетын ала иде. Мәктәптән соң хәрби училищега керде, үзе теләп. Аны тәмамлагач, 5 егет Дагыстанга җибәрелгәннәр иде, калганнары кайтып беттеләр, ә ул калды. Илдә шушындый хәл килеп чыккач, Украинага ук китеп барды. Әлегә хатыны Динә ике бала белән Дагыстанда яши, ирен көтә. Күрешмәгәнебезгә 3 еллап, бик сагындык та... Улыбызның хезмәте ил өчен кирәк, без бер бөртек тә каршы сүз әйтмибез, – ди Резидә ханым.

Кызлары Ләйсән укытучы булып эшли, янынарына кайтып йөри. Ватанны яратырга өйрәтеп үстергән әти-әнисенә ул да бик рәхмәтле.
– Мәктәптән соң хисапчылыкка укып кайттым да 25 ел идарәдә хисапчы булып эшләдем. Фәрхәт абыегыз Яңа Ашыт авылыныкы, башта төп нигездә яшәдек. Кайнанамның аяклары авырта иде, шуңа да аны кызы Ташкентка алып китте. Ә без Яңа Кенәргә күчендек. Йорт салып кердек. Терлекләрне ишәйттек. Күмәк хуҗалык тезләнгәч, мин эшсез калдым, – ди әңгәмәдәшем.

3 көн генә өйдә ял итә ул, дүртенче көнне аны хат ташучы хезмәтенә чакыралар. Таләпләрне ул чакны да җиренә җиткереп үти ул. 17 ел элек 530 данә газета-журналларга яздыру бурычы куелса, бүгенгә ул 330 данәгә тиклем кимегән. Аның каравы товар сату күләме арттырылган. Хәер, товар гына түгел, иминиятләштерү төшенчәсе дә килеп кысылган. Ничек кенә кыен булмасын, эшлиләр. Баштарак 10 мең сумлык товар сатуы да кыен булган, халык ияләнә төшкән, хәзер 22 мең сумнан да ким сатмый ул.

– Кибеткә барырга да иренүчеләр шактый, ә өлкән яшьтәгеләрнең күбесенә капканы атлап чыгуы да читен, кәефле көннәренә караганда авырган мәлләре ешрак, – ди ул.

Резидә апаның авыл халкы белән килешеп эшләвен хезмәтенең нәтиҗәләре дә раслый. Үзе дә авыл кешеләренә бик ягымлы ул, үзләрен мактап сөйләргә ярата.

– Гөлнур апа Муллагалиева 15 газета алдыра. Урамнан үтүемне, тәрәзәмнән күзне  алмыйча көтә, вакытында китерми кара! Фәрия апа Галиева бу юлы да үзенә – 9, ә бертуганына 2 газетага язылды. Укырга яраткан кеше акчасын кызганмый, әнә  Равилә апа белән Даяр абый Хөсәеновлар быел тагын бер газетага артыграк язылдылар – җиде иттеләр. Фирая апа Зәйнуллина да газетын җидедән киметми, – ди хат ташучы.

Атнасына 5 көнлек эш режимында хезмәт куйган хезмәткәрнең 0,9 эш ставкасы белән айлык хезмәт хакы – 13 900 сум. Моңа газетага яздыру, товар сату, түләүләр кертү өстәмәсе – 1 200 сум тирәсе, премияләр дә өстәлә. Әллә ни күбәйми, ләкин канәгать ул. Эшен яратканда булганына да шөкер итә билгеле.   
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading