16+

Вознесение тракты: “50 ел хыялландык, 50 ел иркенләп йөрербез”

Вознесение трактының Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге 1нче чираты 2023 елның октябрендә файдалануга тапшырылды.

Вознесение тракты: “50 ел хыялландык, 50 ел иркенләп йөрербез”

Вознесение трактының Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге 1нче чираты 2023 елның октябрендә файдалануга тапшырылды.

Гвардия – бушлай

Юлны сафка бастыру 13,5 миллиард сумга төште, төзелештә “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектының да ярдәме тиде. Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге 3,8 чакрым участокта Гадел Кутуй, Родина, Җиһанов урамнары турысында җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүләре барлыкка китерелде. 
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров башкалада колачлы төстә юл төзелешләре алып барылуы турында искәртте.

– Вознесение бистәсе халкы Вознесение трактының төзелеше барышы буенча мөрәҗәгать итте. Вознесение янәшәсеннән шәһәрдән чыгу юлы төзелеше әле Казанның 1969 елдагы Генераль планында исәпкә алынган булган. Ул вакытта ук бу юлдан башка кыенга туры киләчәге аңлашылган. Шуның өчен дә, бу коридорны дистә еллар дәвамында саклап тордык, сорасалар да, җир кишәрлекләрен төзелешләр өчен бирмәдек. Төзергәме, төземәскәме, дигән сорау тормый. Әлеге магистраль шәһәр өчен яшәүнең үзе кебек үк мөһим. Вознесение трактының Гвадия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге участогыннан файдалану – бушлай, – диде Рөстәм Гафаров.

М-7 автотрассасына чыгу – түләүле
Җиңү проспектыннан М-7 “Волга” федераль автотрассасына кадәрге ара 7,5 чакрымны били. Монда җәяүлеләр өчен 2 җир асты юл кичүе, Нокса елгасы аша күпер, М-7 автотрассасы белән ялганышта юл-транспорт чишелеше (күпер) сафка бастырыла. 

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Вознесение трактының 2нче чиратын дәүләт һәм шәхси финанс чыганакларына төзү буенча концессион килешү кабул ителде. Шул рәвешле, Җиңү проспектыннан М-7 автотрассасына кадәрге арада транспорт хәрәкәте түләүле була. Безнең өчен шәһәр эчендә түләүле юл – бу сәеррәк яңалык. Ләкин, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә бу инде табигый хәл, – диде Рөстәм Гафаров. 

Вознесение трактына янәшә рәвештә Глушко урамына кадәр юл төзелә. Анда җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүләре дә була. Горький шоссысына янәшә төзелә торган юлның Аракчинодагы “Барлык диннәр храмы” яныннан М-7 автотрассасына кадәрге участогын да дәүләт белән шәхси финанс чыганакларына төзү турында уйланыла, бу юл участогы да түләүле булачак.
Казан мэры Илсур Метшин юл төзелешенә кагылышлы киңәшмәдә Вознесение трактына карата:”Без 50 ел хыялландык, инде шушы юлдан 50 ел иркенләп йөрербез”, – дигән иде. 

Вознесение трактының 2нче чираты төзелешен быелның ахырына тәмамлау ниятләнелә. Җиңү проспекты белән М-7 автотрассасы арасын бер якка узу өчен түләү 50 сум булыр, дип уйланыла. 

Мамадыш тракты җиңел суламас
Вознесение тракты Мамадыш трактына иркенлек бирер, дип өметләнелә. Җиңү проспектыннан М-7 автотрассасына кадәрге араның түләүле булуы шактый кешеләрне Вознесение трактының 2нче участогына керүдән туктатыр, дип шикләнәм мин. Мамадыш трактында транспорт ташкыны сизелерлек кимемәс. Чөнки, Клыки белән Константиновка бистәләре янында тулы бер шәһәр кварталлары барлыкка килде. Аларда яшәүченләргә Вознесение трактының файдасы юк, барыбер, Мамадыш трактыннан йөрергә кирәк була. Мамадыш тракты белән Көньяк трасса киселешендәге күпергә үзгәрешләр кертү зарур. Горки микрорайоны тарафына баручы транспорт агымы өчен аерым бер күпер төзү сорала биредә. Җиңү проспектындагы “дуга күперләр” транспорт хәрәкәтенә әнә ничек җиңеллек тудыра. Константиновка бистәсенә керү дә “тоннель” буенча башкарылсын иде, ул Мамадыш трактында хәрәкәт полосаларында бөкеләр хасил булуны бетерәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading