16+

Хастаханәгә йөрмәде дә, ләбаса, ә үлде дә китте

Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта медицина каравы узуның һәм профилактиканың гаять тә әһәмиятле булганлыгы әйтелде.

Хастаханәгә йөрмәде дә, ләбаса, ә үлде дә китте

Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта медицина каравы узуның һәм профилактиканың гаять тә әһәмиятле булганлыгы әйтелде.

Озынайсын гомерләр

– Республикада быел халыкның гомер озынлыгын уртача 75,57 яшькә җиткерү максат итеп билгеләнде. Җиде айның күрсәткечләре буенча ул хәзер 74,75 елны тәшкил итә. Идел буе федераль округында беренче урында торабыз. Быел 1 мең кешегә 11,5 үлем очрагы туры килә. Монысы да Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткеч. Гомер озынлыгын арттыру буенча чаралар Россия Президенты Владимир Путин башлангычындагы “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында алып барыла, – диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.

– Кешенең гомере озыная баруын ни рәвешле билгеләп була? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Кешеләрнең төрле яшь чикләрендәге үлем очраклары теркәлә, саннар узган еллардагы статистика белән чагыштырыла. Татарстанда, тәгаен алганда, ир-атларның гомер озынлыгы 64 елны, ә хатын-кызларныкы 70-71 елны тәшкил итә. Финляндиядә әле кайчан гына ир-атларның гомер озынлыгы 50 ел иде. Эчәләр, урман кисүдә эшлиләр. Финляндиядә көненә 1 сәгать физкультура белән шөгыльләнү мәҗбүри таләп итеп куелды. Әлеге таләпне үтәмәсәң, хезмәт хакы түләүләрендәге ташламаларны кыскарталар. Хәзер фин ир-атларының гомер озынлыгы 80 елга күтәрелде. Финляндиядә медицина каравы узуларга да җаваплылык күрсәтәләр, – дип җавап бирде Марсель Миңнуллин.

Барма күрәзәчегә, бар табибка

Татарстанда быел 2 800 058 кешегә медицина каравы үткәрү планлаштырылган, шулардан 1 898 610 кеше инде диспансеризация узган.

 – Медицина каравы барышында 88 845 кешедә авырулар барлыгы ачыкланды. Алар медицина күзәтчелегенә куелды, дәвалау эшләре башлап җибәрелде. “Хастаханәгә йөрмәде дә, ләбаса, ә үлде дә китте”, – дигән сөйләшүләрне ишеткәнебез бар. Берәр төрле фаҗига чыкмаганда кеше кинәттән генә үлми. Рак белән авырган кеше дә, сызланулар кичерсә дә, кинәт кенә вафат булмый. “Үлде дә китте”, – дигән нәрсә булмасын өчен, нәкъ менә, хастаханәгә йөрергә, табибларга әледән-әле күренеп торырга кирәк шул, – диде сәламәтлек саклау министры.

“Күчмә дәваханәләр”

Ир-атларда һәм хатын-кызларда 45 яшьтән соң төрле чирләр баш калкыта. Авыруларны башлангыч чорында дәвалау уңай нәтиҗәләр бирә.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә маммограф һәм флюорография аппаратлары белән җиһазландырылган 7 берәмлек машина сатып алынды. Без аны “күчмә дәваханәләр” дип атыйбыз. Табиплар бригадалары районнарга чыгып медицина каравы уздыра. “Медицинаның беренчел звеносын камилләштерү” буенча илкүләм проект кысаларында республикада фельдшер-акушер пунктлары (ФАП) сафка бастырыла. Быел да республикада 26 ФАП төзелә. Авылларда яшәүчеләрне шулай ук медицина каравына җәлеп итәргә омтылабыз, – диде Марсель Миңнуллин.

Сәламәтлек саклау министры сүз ахырында яшьләр арасында симерү күренешләре күзәтелүен искәртеп, физкультура белән актив шөгыльләнергә, ризыкка таләпчәнрәк булырга киңәш итте. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading