16+

Җылылык бирмәделәрме? Димәк, хәбәр бирергә кирәк!

Казанда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның күрсәтмәсе нигезендә, 19 сентябрьдән торак фондка җылылык бирү башланды.

Җылылык бирмәделәрме? Димәк, хәбәр бирергә кирәк!

Казанда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның күрсәтмәсе нигезендә, 19 сентябрьдән торак фондка җылылык бирү башланды.

Җылылык белән беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре тәэмин ителә. Казанлылардан йортларга җылылык тоташтыруга гаризалар "Открытая Казань" сайтында, шулай ук 236-41-23 телефоны аша кабул ителә. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитетында "Кайнар элемтә" ачылды. Телефоннар: 292-21-02; 292-61-37. Йортыгызда җылылык булмаса, әлеге телефоннар аша хәбәр бирергә мөмкин.

Торак-коммуналь хуҗалык комитеты хәбәр итүенчә, шәһәрдәге җылылык чыганаклары предприятиеләре, торак фонд, социаль биналар кышкы җылыту чорына әзер. Шәһәрдә тулысынча җылылык үзәкләштерелгән җылылык челтәре режимын көйләү тәмамлангач ирешеләчәк. Бу эшләрне башкарып чыгу ике атнага якын вакытны ала.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading