16+

Җырладык, инде биеп тә күрсәтик

Казанда яңа телевизион шоу - «Большие танцы» Бөтенроссия проектында катнашырга теләгән иң оста биючеләрне сайлап алу туры узды. Сайлап алынган биючеләр яңа проектта Казанны тәкъдим итәчәк һәм Россиянең бию башкаласы исеменә көч сынашачак. Алдан хәбәр иткәнебезчә, 9 март көнне бер сәхнәдә йөзәр кешедән торган сигез шәһәр: Казан, Түбән Новгород, Волгоград,...

Казанда яңа телевизион шоу - «Большие танцы» Бөтенроссия проектында катнашырга теләгән иң оста биючеләрне сайлап алу туры узды.
Сайлап алынган биючеләр яңа проектта Казанны тәкъдим итәчәк һәм Россиянең бию башкаласы исеменә көч сынашачак.
Алдан хәбәр иткәнебезчә, 9 март көнне бер сәхнәдә йөзәр кешедән торган сигез шәһәр: Казан, Түбән Новгород, Волгоград, Ростов-Дон, Саратов, Самара, Санкт-Петербург һәм Мәскәү командалары очрашачак. Казаннан барасы биючеләрне исә ике көн дәвамында бию мәктәбе тренерлары Алина Барилова белән Александр Царев сайлап алды. Алар проектта Казан командасы тренерлары да булачак икән. Проектта катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп булган. Анда хәтта гимнастлар, акробатлар да үз осталыкларын күрсәткән. Сайлап алу турында узган Казан командасы 18 февральдә Мәскәүгә юл тотачак.
PS. Бию «көрәше» «Россия» каналында шимбә көннәрендә турыдан-туры эфирда барачак. Һәр ярышта икешәр команда катнашачак һәм жюри әгъзалары куйган билге, тамашачыларның тавыш бирү нәтиҗәсе буенча, аларның берсе проекттан китәргә тиеш була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading