16+

Йорт-җиребезне саклау өчен янгын сүндерү җиһазлары булдыру да кием кебек үк зарур

- Үткән җәйдә 15 кеше суга батудан коткарылды. Янгыннардан 71 кеше йолып калынды. Коткару хезмәтенең матди-техник базасының ныгытылуы уңай нәтиҗәләр бирә, - диде шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Йорт-җиребезне саклау өчен янгын сүндерү җиһазлары булдыру да кием кебек үк зарур

- Үткән җәйдә 15 кеше суга батудан коткарылды. Янгыннардан 71 кеше йолып калынды. Коткару хезмәтенең матди-техник базасының ныгытылуы уңай нәтиҗәләр бирә, - диде шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Казанда узган ел 36 кеше янгыннарда һәлак булган, 5 кеше суга батып үлгән.

Ләкин, бәла-казаларга еш кына үзебез гаепле.

- Меридиан урамындагы күпфатирлы йортта узган елның декабрендә кер юуу машинасына ут каба. Фатирда җиде һәм сигез яшьлек балалар гына калган. Әниләре кер юуу машинасын кабызган да каядыр чыгып онытылган. Ярый, коткаручылар җитеште. Сабыйларны өйдә яки фатирда үзләрен генә һич калдырырга ярамый. Электр җиһазларын эшләткәндә дә саклык сорала. 3нче Кленовая урамындагы йортта яшәүче икенче бер ханым блендерга кысылган иде. Төрле гадәттән тыш очракларга юлыккан 183 кешегә ярдәм кулы сузылды, - диде Фердинант Тимурханов.

Казанның гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре Донецк белән Луганск төбәкләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм илтү чарасында да турыдан-туры катнашканнар.
- Казандагы күп балалы алты гаиләгә янгын сүндерү баллоны бүләк иттек. Өстебезгә кием алабыз бит, йорт-җиребезне саклау өчен янгын сүндерү җиһазлары булдыру да кием кебек үк зарур, - дип, Фердинант әфәнде һәр гаиләдә янгын сүндерү җиһазлары булдырырга чакырды.

Америка Кушма Штатларында коткару хезмәте хезмәткәрләренең кешеләрне генә түгел, җәнлекләрне дә коткаруларын фильмнардан күреп беләбез. Шәфкатьлелектә безнекеләр дә сынатмый.
- Кабан күлендә аккошларны коткарганыгыз өчен аерым рәхмәт! - дип, мэр Илсур Метшин шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсенең узган елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Һава салкынайтып җибәрү сәбәпле, Кабан күле өслеге тоташтан диярлек бозланган, су мәйданы ун квадрат метр гына калган булган. Казанлылар аккошларны кызганып, "Ачык Казан" бердәм диспетчырлык хезмәтенә шалтыраткан. Коткаручылар саклык белән боз өслегенә узып, аккошларны тотып алган. Аккошлар зоопаркка тапшырылган.

- Игътибарлылыклары өчен казанлыларга да рәхмәт! - диде Илсур Метшин, - гадәттән тыш хәлне бер кеше дә алдан планлаштырмый. "Адмирал" базарында янгын куркынычсызлыгы җиһазларына акча кызгану зур янгын чыгуга , иң аянычы, кешеләр үлеменә китерде. Мондый фаҗигаләр кабат килеп чыкмасын өчен безгә алдан ук әзерлектә торырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading