16+

Юлга кузгалганчы, тәгәрмәчеңне тикшер

Татарстанда 6-7 декабрьдә булган өч авариядә генә дә 8 кешенең гомере өзелде.

Юлга кузгалганчы, тәгәрмәчеңне тикшер

Татарстанда 6-7 декабрьдә булган өч авариядә генә дә 8 кешенең гомере өзелде.

«Кышкы чор транспорт чараларын идарә итүчеләрдән нык игътибарлылык һәм саклык сорый», - дип искәртте матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов. Автомобильгә бер үк вакытта ике тәгәрмәчне шиплыны, ә икесен шипсызны урнаштыру тыела. Шулай ук төрле конструкциядәге шиплы шиннарны да кулланырга ярамый. Җәйге шин протекторының биеклеге 1,6 миллиметр, ә кышкы һәм барлык сезонга яраклы шинныкы 4 миллиметрдан да ким булмаска тиеш. Протектор тирәнлегенең иң яхшысы - 8 миллиметр.
Менделеевск районында 6 декабрьдә ВАЗ-2109 автомобилен идарә итүче 42 яшьлек ир «Вольво» йөк машинасына һәм «Хундай Солярис»ка бәрелеп, зур һәлакәт тудырды, анда берьюлы 4 кеше үлде. ВАЗ-2109 автомобиленә төрле конструкциядәге шиннар куелган булган.
7 декабрьдә Казанда һәм Казан-Буа юлында үлемнәр белән тәмамланган һәлакәтләр дә тәгәрмәчләрдәге шиннарның бик тузган һәм төрле протекторлы булуыннан килеп чыккан. Рифкать Миңнеханов: «Юлга кузгалганчы, автомобильнең тәгәрмәчләрен тикшерегез, төрле конструкциядәге шиннарның һәлакәт чыганагы булуын уйлагыз», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading