16+

Зөфәр Харисов: "Нәрсә куярга белмәгән режиссер белән эшләү - иң авыры"

Бүгенге әңгәмәнең кунагы – Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының артисты Зөфәр абый Харисов. Тормыш һәм актерлык тәҗрибәсе инде Зөфәр абыйның зурдан. Шул форсаттан файдаланып, аның белән һөнәр үзенчәлекләре, театрда барган үзгәрешләр һәм якынлашып килгән 65-яшьлек юбилее турында да сөйләшеп киттек.

Зөфәр Харисов: "Нәрсә куярга белмәгән режиссер белән эшләү - иң авыры"

Бүгенге әңгәмәнең кунагы – Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының артисты Зөфәр абый Харисов. Тормыш һәм актерлык тәҗрибәсе инде Зөфәр абыйның зурдан. Шул форсаттан файдаланып, аның белән һөнәр үзенчәлекләре, театрда барган үзгәрешләр һәм якынлашып килгән 65-яшьлек юбилее турында да сөйләшеп киттек.

- Зөфәр абый, кечкенә Зөфәр кем булырга хыяллана иде икән?
- Үземне күпме хәтерлим, гел сәнгать белән шөгыльләндем. Башта җырладым, аннан соң спектакльләргә кереп киттем. Аннары Фәридә исемле бию укытучысы авылга килеп, мавыгып киттем бу сәнгать төре белән дә. Хәтта сыйныфташларымны җыеп, дүрт парга биюләр куеп йөргәнемне дә хәтерлим. Әле Мөслим академик хоры белән Казанның опера театрында да чыгышлар ясап йөрдек. Мөгаен, шул хатирәләр мине тагын да мавыктыргандыр. Институтка укырга килгәндә Васильев, Плисецкая, “Спартак”, “Кармен”нарны белә идем инде. Ләкин бию буенча китмәдем. Ә режиссерлыкка кердем. Әлһәмдүлилләһ, хыялларым тормышка ашты дип әйтәм.

- Сезнеңчә, актер эшендә иң авыры нәрсә ул?
- Характер табу һәм нәрсә куярга белмәгән режиссер белән эшләү.

- Әллә туры килде?
- Әйе.

- Яратып уйнаган һәм, киресенчә, күңелегезгә хуш килмәгән рольләр бармы? Ниндиләре?
- Минем эшем – сәхнәдә уйнау. Роль бит ул бала тәрбияләгән кебек. Миңа нинди роль бирсәләр, шуны кабул итеп, яратасың, матур якларын эзлисең, үзеңне кушасың. Ниндирәк төсмерләр, нинди хәрәкәтләр, уйлар, фикерләр салсаң бу образга үтемлерәк булыр дип, эш итәсең. Кечкенә генә роль булса да, ул тулы бер спектакльгә, бер максатка эшли. Берничек тә юрганны үз ягыңа тарта алмыйсың.
Мин җаваплы кеше. Тамашачыга матур итеп үстереп, “Менә минем балам!” дип, җиренә җиткереп, күрсәтеп эшләргә яратам.

- Актер – режиссерның курчагы, дигән сүз бар халыкта. Килешәсезме?
- Алдагы фикеремне дәвам итеп, куючы режиссер нәрсә күрергә теләгәнен алдан белә бит инде. Шул фикерен сиңа сала, уйландыра. Һәм шул фикергә тагын нәрсә өстим икән дип, бербөтен булып эшлисең. Режиссер теләгәнне эшләргә тиеш, ләкин “мин” дә бар бит әле монда. Шәхес, актер, кеше, Зөфәр. Дөньяга карашымны аның фикеренә туры китереп бетереп, җиткерә алсам, кабул итә. Бер-береңне аңлап эшләргә тырышырга кирәк.

- Ләкин сез үзегез дә режиссер бит...
- Әйе. Үзем режиссер ролендә булганда, актерның үзеннән чыгып эшләргә тырышам. Сәхнәдә ул уйнаячак бит. Мин үзем дә аңа уйнап күрсәтә алам, ләкин ул очракта образ ябыштырып куелган штукатурка кебек була. Ә штукатурка коела бит ул. Шуңа монда шулай ук урталык табасы.

- Зөфәр абый, сезне җырлаучы артист буларак та беләбез. Яраткан җырларыгызны, җырчыларыгызны атап китегез әле.
- Элегрәк мәхәббәт турындагы җырларны ярата идем. Бик яратып кабул иттем Әлфис Кыямов башкарган “Үзең кил” җырын. Яши-яши күбрәк фәлсәфи җырлар, кабатланмый торган, хәтта кушымтаны да кабатламый торган җырлар кирәк. Минем өчен җырда иң кыйммәте – сүз. Нота түгел, ә сүзне җырларга. Сүзне җырласаң, халыкка барып ирешә. Көче зур аның. Талантлы, үз-үзенә таләпчән яшьләрне яратам. Әйтик, Филүс Каһиров иҗатын, үсеп кенә килүче Сәйдә Мөхәммәтҗанова.

- Сезне гел балалар арасында дип әйтергә була. Хәтта элегрәк әкиятләрдә дә уйный идегез...
- Әйе, безнең театр тарихында беренче тапкыр булды андый хәл. Шамил Фәрхетдинов язган “Әкият турында әкият”не куйган идек. Белсәгез, аннан алган рәхәтлек, ләззәт бернәрсә белән дә алыштыргысыз. Чөнки безгә ирек бирделәр - шаярырга, уйнарга. Җиңел эшләнде ул. Һәм беренче тапкыр тамашачы – балалар белән аралашу, аларның “кая китте?”, “әнә, артта, артта! Борылып кара инде!” дип кычкырып утырганнары...  Нык исемдә калды ул. Аннары китте башка әкиятләр.  Баланы алдап булмый, ул күзеңә карап тора. Синең нинди: чынмы әллә ялганмы икәнлегеңне дә аңлый.

- Сез бит әле Тинчурин театрының махсус проекты – сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясенең остаз-режиссеры да...
- Әйе, бу эшкә мин бик куркып алынган идем. Ә хәзер Аллага шөкер дип кенә торам. Балаларның өмет тулы күзләрен, фикерләрен аңлап, аларга үземнән җылылык, профессиональ осталыгымны бирә алуыма шатмын. Әлбәттә, аларның барысы да артист булмаячак, ләкин матурлыкта тәрбияләгәндә, аларның күңелләре дә чиста булып үсә. Бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр, аларның үзләре генә сөйләшә торган сүзләре белән дә уртаклашалар. Алар мине дә сабыр итәргә, тормыштагы килеп туган авыр сорауларга җавап бирергә өйрәтәләр. Эшли башлаганда шикләндем. Жәлләү хисе бар бит кешедә. Ә аларны жәлләргә кирәкми. Без бит барыбыз да тормыштагы сынауларны үтәбез. Ягъни мин аларга дәрес бирүем белән ярдәм итсәм, алар миңа кешеләргә мөнәсәбәтемне, карашымны үзгәртергә, башка яктан карарга ярдәм итәләр.

- Бүген Тинчурин театры үзгәрешләр юлына басты. Шул үзгәрешләргә карата фикерегезне әйтеп бирсәгез, Зөфәр абый.
- Безнең театр моңа кадәр бер колеяда килде, анда барысы да бертигез иде һәм театрның үзенә генә хас уйнау манералары, яшәү манералары, традицияләре бар иде. Соңгы ике елда төрле режиссерлар килеп, халык бераз аптырабрак калды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә. Традицион юлыбыздан чыгардылар. Ә хәзер нәрсә барганын аңлап бетермим. Миңа калса, алар үзләре дә әле аңлап җиткерми. Әле безгә фикерләребезне тупларга кирәк. Олыларныкын да, яшьләрнекен дә. Минем уйлавымча, ике юл арасында безнең театр.

- Ул ике юл арасында булу дөресме?
- Дөрестер. Ике буын да аңлый торган спектакльләр куела бит. Яшь режиссерлар куйса да, яше дә, карты да яратып йөри...

Алсу Мансурова

Фото: https://tinchurinteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading