16+

Әле ярый улым бар...

Дүрт ел элек ирем инфарктан үлде. Бер-беребезне шундый ярата идек!

Әле ярый улым бар...

Дүрт ел элек ирем инфарктан үлде. Бер-беребезне шундый ярата идек!

Ул киткәч, дөнья урталай ярылгандай булды. Әле ярый улыбыз бар. Аның хакына үземдә яшәргә көч таптым.

Ирем үлгәндә малайга нибары бер яшь иде. Шуңа ул әтисен бөтенләй хәтерләми. Элегрәк руль артына утырырга курыксам да, тормыш дилбегәсе минем кулларга күчкәч, машина йөртергә өйрәндем. Ир-атлар белән танышмыйм, очрашмыйм, чөнки балама җитәрлек игътибарымны бирәсем килә. Аннары иремне яраткан кебек башка берәүне дә ярата алмам төсле.

Бер ел элек һәлакәткә очрадым. Бәхеткә, улым минем белән түгел иде. Битемне әллә ничә җирдән тектеләр, борынымның да формасы үзгәрде, йөзем ямьсезләнеп калды. Берсендә көзгедән үземне карап, матурлыгымнан берни калмаганын аңлап, елап утырганда, улым килде дә: “Әни, нишләп елыйсың? Елама. Син иң әйбәт, иң матур әни!” – диде. Яшь аралаш елмаеп җибәрдем һәм күкрәгемә биш яшьлек йөрәк парәмне кыстым. Әле ярый улым бар...

Л.Газизова.
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading